Уку йортының алдагы елларда ирешкән уңышлары сизелерлек булды.
Комыргуҗа урта мәктәбе соңгы елларда районыбыз мәгариф системасында шактый нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе.
Ирешкән уңышлары да, статистика саннары да бик күркәм. Яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәп директоры Тәбрис Гатауллин белән әңгәмә кордык.
Мәктәпнең балалар бакчасы белән кушылу документлары артыннан чабып йөрүе иде аның. Хәзер бит мәктәп-балалар бакчасы дигән төшенчә бетә. Андый уку йортлары хәзер бер юридик затка әйләнә – ул мәктәпкәчә, башлангыч, гомуми һәм урта белемнәрдән торачак... Әмма әңгәмәбез ул хакта түгел.
Мәктәп турында
Мәктәпне 7нче елын җитәкли ул. Яңа гына Комыргуҗа мәктәбендә биология фәне буенча секция утырышы узган. “Ә үзем математика буенча Иске Өҗем мәктәбендә узганында катнаштым”, – ди. Кыскасы, аерым фәннәр буенча мондый утырышлар әле дәвам итә. Моннан соң, 27 август көнне пленар утырыш узачак.
– Комыргуҗа мәктәбе уку елына тулысынча әзер. Сыйныфлар тулы комплектлы, – дип куана җитәкче.
Узган уку елында 11 сыйныфны бары 1 укучы – Алинә Хәйбуллина гына тәмамлаган. Аның каравы медальгә лаек булган һәм бюджет уку йортына кергән – киләчәктә табиб булачак. Аның урынына 11 сыйныфка 5 кыз киләчәк икән. Ә гомумән алсак, мәктәп бусагасын быел 6 бала атлап керә.
9 сыйныфны исә, узган уку елы нәтиҗәләре буенча 6 бала тәмамлап, 3се төрле уку йортларына киткәннәр. Ташлы Кавал авылына читтән бер гаилә күчеп кайткан, аларның 1 баласы 10 сыйныфта укыячак икән. Шул сәбәпле, Комыргуҗа урта мәктәбенең 10 сыйныфында 4 бала белем алачак.
Бу очракта мәктәптә барысы нинди авыллардан килеп укуларын язып узыйк. Комыргуҗа, Төрекләр, Мәрҗән авылларыннан тыш, Яңа Җөлби, Ташлы Кавал, Өмбе, Туктамыштан да килеп белем алалар.
Балалар саны
Яңа уку елында Комыргуҗа урта мәктәбендә барысы 73 укучы белем алачак. Чагыштырып үтик – узган уку елында мәктәптә 70 бала укыды.
– Шөкер, алдагы елларда да балалар саны кимемәс дигән өмет бар. Бүгенге көндә балалар бакчасы тулы безнең. Анда 21 бала тәрбияләнә. Чиратта торучылар да бар әле, – ди.
Быел укучы балаларны мәктәпкә ташу-кире илтүгә яңа автобус җәлеп ителә. Ел башында мәктәпкә яңа автобус бирделәр.
Ни хикмәт, мәгариф системасы еш үзгәреп тора безнең.
Бу уку елында 6-7 сыйныфларда җәмгыять белеме фәннәре бетерелә, хәзер 8 сыйныфтан гына башлана. Ә аның урынына тарих фәне өстәлә.
Бер яңалык диикме, биредә 1 коррекцион сыйныф та бар. Узган уку елында укытучы читтән килеп килешү нигезендә укыткан булса, быел төп укытучыларның берсе булачак.
Нет комментариев