Күәм урта мәктәбе укучылары зур концерт оештырды
Концертка килгән өлкәннәрнең: «Ничек өйрәнеп беткәннәр, осталыкларына исең китәрлек, улымны шундый оста җырлый, бии дип белми дә идем», – дип сокланып, горурланып караулары иң зур бәя.
Күәм урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәме уңаеннан «Бөек җиңүгә илткән юл» дигән концерт белән чыгыш ясадылар.
Ватан сугышы тарихына багышланган бу мәдәни чарада мәктәп укучылары патриотик җырлар, биюләр, шигъри композицияләр белән тамашачыларны сокландырды.
Концерт программасы Бөек Җиңүнең истәлеген мәңгеләштерү, яшь буынга ватанпәрвәрлек рухын агару һәм тарихи хәтерне саклау максатыннан торды.
Күәм авылы мәдәният йортында уздырылган бу чара шулай ук мәктәпнең патриотик тәрбия эшчәнлегендә зур роль уйный.
Концертка килгән өлкәннәрнең: «Ничек өйрәнеп беткәннәр, осталыкларына исең китәрлек, улымны шундый оста җырлый, бии дип белми дә идем», – дип сокланып, горурланып караулары иң зур бәя. Күәм урта мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән бу иҗади проект тарихны саклау, милли горурлык һәм буыннар бәйләнешен ныгыту өчен мөһим өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев