Күңгәр урта мәктәбеннән Сөмбел Хисамиева 100 балл жыйган
Кайбер фәннәрдән төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) нәтиҗәләре билгеле булды
Беренче билгеләр
Чыгарылышларның Бердәм дәүләт имтиханнары дәвам итә. Мәгариф бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, химия фәненнән район буенча уртача балл 90,75 булган.
Араларыннан Күңгәр урта мәктәбеннән Сөмбел Хисамиева 100 балл жыйган. Моннан тыш, Олы Әтнә урта мәктәбеннән Әдилә Мөхәмәтҗанова – 99 балл, Комыргуҗа урта мәктәбеннән Алинә Хәйбуллина 93 балл туплаганнар.
Тарих фәненнән укучыларыбыз район буенча уртача 60 балл җыйганнар. Биредә иң күбе – 80 балл, аны Олы Әтнә урта мәктәбеннән Зәринә Шәйхиева туплаган.
Кайбер фәннәрдән төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) нәтиҗәләре билгеле булды. Район буенча уртача билгеләр: инглиз теле – 4,5; татар теле – 4,7; биология – 4,3; информатика – 4.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев