Күшәр мәктәбендә игелекле чара
«Сыерчык оясы яса, кошларга ярдәм ит» дигән экологик акция үткәрелде.
Яз-җылы илләрдән кошлар очып килеп, безне үз җырлары белән сөендерә торган чор.
Янәшәдә яшәүче кошлар бакчачыларга корткыч бөҗәкләргә каршы көрәштә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр.
Елның бу вакытында канатлы дусларыбызга азык һәм ышык урын җитмәвен истә тотып, Күшәр мәктәбендә "Сыерчык оясы яса, кошларга ярдәм ит" дигән экологик акция үткәрелде.
Ата - аналарга балалары белән бергә кошларга ярдәм итәргә һәм алар өчен уңайлы йортлар-сыерчык оялары төзергә тәкъдим ителде.
Мондый акцияләр үткәрү балаларда экологик культура, табигатькә мәхәббәт һәм әйләнә-тирә дөнья турында кайгырту теләге тәрбияләргә ярдәм итә. Кошларга һәм тулаем табигатькә сакчыл караш традицияләре тәрбияләнүчеләребез тормышының бер өлеше булсын!
Тәрбия буенча директор киңәшчесе Фирүзә Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев