Мәктәпләрдә туклану бәясен тагын да арттырмакчылар
Республика Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты Коррупциягә каршы экспертиза уза.
2026 елда Татарстан мәктәп укучылары өчен кайнар туклануның бер көнлек уртача бәясе билгеләнгән 69,4 сумнан 77,7 сумга кадәр үсәргә мөмкин. Республика Министрлар Кабинетының моңа кагылышлы карар проекты Коррупциягә каршы экспертиза уза.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гамәлдәге документ нигезендә, бер укучыга киләсе елга норматив чыгым 72,2 сум дәрәҗәсендә расланган иде. Ә 2027 елда туклануның уртача бәясе 75,1 сум тәшкил итәргә тиеш булган, әмма хәзер ул 80,8 сумга кадәр үсәргә мөмкин, ә 2028 елда 84,1 сумга күтәрелүе ихтимал.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы ел башыннан Казан мәктәпләрендә кайнар туклану бәясе уртача 4-10 сумга арткан иде. Хәзер ирекле сайлау менюсы 89 сум тора, комплекс — 63 сумга, иртәнге яки төшке аш — 43 сумга төшә. Казан мэриясендә билгеләп үтүләренчә, бәяләр миллионлы шәһәрләр арасында иң түбәне булып кала.
Узган уку елында кайнар ризык белән тәэмин итү Казанның 174 мең укучысы өчен оештырылган. Мәгълүм булганча, башлангыч сыйныф укучылары федераль программа кысаларында кайнар ризык өчен бер тиен дә түләми. Ташламалы категориядәге өлкән сыйныф укучылары, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, шулай ук бушлай туклану хокукына ия.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер Казанда мәктәп азык-төлек блокларын яңарту бара. 12 ашханәне ремонтлауга быел Татарстан бюджетыннан 271 млн сум акча бүлеп бирелде. Узган елда шәһәрнең 17 мәктәбендә ашханәләрне яңартканнар иде, бу максатка 331 млн сум акча тотылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев