Мәктәптә 12 ел укуга күчәрбезме?
Мәгариф системасын 12 еллык укытуга күчерү турындагы карар тирән анализ һәм киң фикер алышуны таләп итә, дип саный РФ Мәгърифәт министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.
Ул министрлык тарафыннан бердәм федераль белем бирү программалары һәм календарь-дәрес планлаштыру гамәлгә кертелүен искәртте. Бу укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә йөкләнешне балансларга мөмкинлек бирде.
- Ассызыклап әйтәм, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләргә кагылышлы барлык карарлар аларны тирәнтен анализлаганнан һәм киң фикер алышканнан соң кабул ителә, — диде Кравцов.
Ул билгеләп үткәнчә, мәктәптә белем бирүне озайту идеясе беренче тапкыр гына барлыкка килми, әмма мондый мәсьәләләр бары тик фәнни җәмәгатьчелек, педагоглар һәм ата-аналар катнашында гына каралырга тиеш, чөнки мәгариф системасы теләсә нинди үзгәрешләргә бик сизгер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев