Сибгәт Хәким музеенда «Онытылмас еллар сулышы» китабы турында фикер алышуга багышланган махсус очрашу булды
Бу җыентык Әтнә районы халкының сугыш чоры сынауларын узган тарихын сөйли.
Сибгәт Хәким музеенда Күлле-Киме авыл китапханәсе тарафыннан «Онытылмас еллар сулышы» китабы турында фикер алышуга багышланган махсус очрашу булды.
Бу җыентык Әтнә районы халкының сугыш чоры сынауларын узган тарихын сөйли.
Очрашу барышында китапның һәр бите – авыр сугыш елларының шаһиты, һәр хикәя – халыкның батырлыгына дан җырлаучы бер җыр булып яңгырады. Китап битләрендәге исемнәр, язмышлар аша сугышның ачы хакыйкате, тылда калганнарның авыр тормышы, җиңүгә омтылышның көче ачыла барды.
Чарада катнашучылар китаптагы һәр геройның батырлыгына баш иеп, аларның истәлекләрен кадерләп сакларга кирәклеген ассызыкладылар. "Онытылмас еллар сулышы" китабы – ул батырлык, туган якка мәхәббәт, кешелеклелек турындагы китап.
Китапны уку дәвамында һәркем үзенең гаилә тарихына, нәсел тамырларына күчә, үткәннәргә күз сала алды. Бу җыентык – киләчәк буыннар өчен рухи азык, тарих дәреслеге, Ватанга тугрылык үрнәге булып торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев