Таш-Чишмә балалар бакчасы - беренче урында!
Мәгариф

Таш-Чишмә балалар бакчасы - беренче урында!

Яшь талантларыбызны котлыйбыз, аларга яңа иҗади уңышлар телибез !

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган «Бозда һәм суда уяу булам» видеороликлар республика конкурсында беренче урынны алдылар.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе структураларына махсус экскурсиягә һәм «Ачык ишек»ләр көненә чакыру лаеклы бүләк һәм әлеге җиңүнең якты дәвамы булды.

Балалар коткаручыларның эшен эчтән күрә алдылар, кинология хезмәте һәм авария-коткару техникасы белән таныштылар.
 


Нет комментариев