Түбән Көек төп мәктәбе яңа уку елына әзер
Мәгариф

Түбән Көек төп мәктәбе яңа уку елына әзер

Мәктәптә яңа уку елы алдыннан ашханәдә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды.

Төзекләндерү нәтиҗәсендә ашханә тулаем яңартылды:
🔹 Инженерлык системалары – ишекләр һәм идән алыштырылды, ут кертелде;
🔹 Яңа җиһазлар – заманча технологияләр белән җиһазландырылган ашханәдә хәзер тәмле һәм сыйфатлы ризык әзерләү өчен барлык шартлар тудырылды. Ашханә заманча таләпләргә тулысынча туры килә. Балаларыбыз хәзер яңартылган ашханәдә имин һәм уңайлы шартларда ашау мөмкинлеге алды.


Нет комментариев