Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Җәй буе эшлибез" - нәтиҗәсе күз алдында

Районыбызның мәктәп бакчаларында эш гөрли.

Олы Әтнә мәктәбенең яшелчә, җиләк-җимеш бакчасына сокланып йөрим. Җәй буе мәктәп укучылары аны гөлбакча итеп тота. Әлеге мәктәп бакчасы белән укытучы Ирек Дәминов җитәкчелек итә.

- Җәй буе график нигезендә эшлибез, укытучылар да, укучылар да чираттан мәктәп бакчасына киләләр. Эшләнәсе эшләр билгеле.  Әле биредә эшләүче 6 сыйныф укучылары түтәлләрдәге чүпләрне утыйлар. Чәчәк түтәлләрен тәрбияләп торабыз. Сулар сибәләр. Аллага шөкер, су белән мәшәкать-борчу юк. Бакчаның берничә җирендә бар. Укучылар иртәнге сәгать 8дән эшли башлыйлар, 2 сәгать эшлиләр.- диләр карап эшләтүче укытучылар.

Менә шулай үзләре эшләп үстергән яшелчә белән кыш буе тукланачак алар. Үзеңнеке үзеңнеке инде. Сәламәт ризык белән тукланган бала сәламәт була. Ә авыл баласы эштән курыкмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев