“1 май” колхозы тарихы
Узган гасырның 20 нче еллар ахыры 30 нчы еллар башында ил күләмендә аерым хуҗалыкларны күмәкләштерү эшләре башкарылган. Мондый хуҗалыкларны урыс та, татар да һәм башка милләт кешеләре дә "колхоз" дип атап йөрттек. Шул вакытларда минем туган авылымда да колхоз оештырылып, "1май" исеме бирелгән. Аны оештыручылар һәм рәисләре Мусин Габдрахман һәм...
Узган гасырның 20 нче еллар ахыры 30 нчы еллар башында ил күләмендә аерым хуҗалыкларны күмәкләштерү эшләре башкарылган.
Мондый хуҗалыкларны урыс та, татар да һәм башка милләт кешеләре дә "колхоз" дип атап йөрттек. Шул вакытларда минем туган авылымда да колхоз оештырылып, "1май" исеме бирелгән. Аны оештыручылар һәм рәисләре Мусин Габдрахман һәм Шиһапов Солтан абыйлар булган. Колхозга керүче кеше үзенең җирен, атын авыл хуҗалыгы техникаларын, җил тегермәннәрен колхозга тапшырган. Ул вакытларда авылыбызда 200дән күбрәк аерым хуҗалык булып, тиз арада барысы да диярлек колхозга берләштерелгән. Минем әтием дә барлык җирләрен, ике ат белән эшли торган сугу машинасын, сары төстәге бия атын, амбарын тапшырып, бөтен гаиләсе белән колхоз әгъзасы булган. Колхозыбыз сугышка кадәр алдынгылар рәтендә йөргән. Җирле материаллардан (кызыл балчык, ком, таш, салам) файдаланып, зур-зур ат, мөгезле терлек биналары салганнар. Колхозчыларга ипи пешерү өчен кечкенә генә булса да урын ясаганнар. Яхшы агач бүрәнәләрдән башлангыч мәктәп өчен бина булдырганнар. Аның укытучылар өчен йорты, укучылар өчен ашарга пешерергә кухнясы да бар иде. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк язып үткән рәисләрне фронтка алганнар. Сугыш һәм аннан соңгы елларда рәисләр берсе артыннан икенчесе алышынып торды. Шулар исәбеннән минем 1915 елда туган укытучы булып эшләгән абыем да бераз рәис булып эшләп алды. Сугышның ахыргы елларыннан башлап берничә ел Шакиров Әхмәтгали абзый булды. Аның төпчек улы Мәхмүт хәзрәт хәзерге вакытта Яңа Җөлби авылының хөрмәтле мулласы. Илленче еллар башында районда бер оешманың җитәкчесе булып эшләгән Галиәхмәтов Габдрахман абый 3-4 ел рәис булды. Ул эшләгәндә авылга утын ягып эшли торган йөк машинасы кайтты. Иске Җөлби ягыннан машина кайтканын күреп рәисебез: "Машиналы булдык, ура-а", - дип кычкырганы исемдә калган. 1954 елның көзендә мине армиягә алдылар. Ул вакытта рәис Әхмәтҗанов Мохан абый иде. 1958 гыйнварда армиядән кайткан вакытымда укытучы Зимагулов Сибгат абый эшли иде рәис булып. Аннан элек 1955-56 елларда Казан шәһәреннән "Утызмеңче"ләр хисабыннан җибәрелгән гади бер эшче рәис булган. Ул елларда КПСС Үзәк Комитеты, Министрлар Советы карары белән колхозларга 30 мең кешене дәүләт хисабыннан хезмәт хакы биреп рәис итеп җибәргәннәр. Шулардан берсе Яңа Җөлбидә эшләп яхшы ук күңелле вакыйгалар кылган. Шуларның берсен язып үтәсем килә. Сыерлар фермасы мөдире Гайсин Гарифулла абыйны кәнсәләренә чакыртып, кулына пистолет алып, "Сөт савуны арттырмасаң атып үтерәм», - дип куркыткан. Моның хәбәре райкомга да ишетелгән. Пистолет дигәне гади балалар уенчыгы "Пугач" булган. Шул вакыйгадан соң аны башка авылда күрүче булмаган.
1958 елның 13 июнендә Җөлби халкын колхозның ике «ГАЗ-51» машинасына утыртып өч авыл - Олы Әтнә, Кече Әтнә, Шәкәнәчне берләштергән Киров исемендәге колхозның клубына җыелышка алып төштеләр. Көн тәртибендә "Киров һәм "1 май" колхозларын берләштерү". Кировлардан берничә кеше берләшүгә каршы чыгып, бу эш булмый калды. 14 июнь көнне шул ук каршы чыккан кешеләр Җөлбигә килеп Җөлби халкы белән берлектә җыелыш үткәреп, "Үрнәк" исемендәге колхоз барлыкка килде. Рәисе итеп Нургали абый Бариев, урынбасары һәм партком секретаре итеп Фатыйх абый Латыпов, агроном Ибәтуллин Дәү абый (халык аны шулай атый иде) сайланып куелды. Беренче көнне каршы булганнарны райкомда "мунча керткәннәр" икән.
"1 май" колхозы тарихта калып, "Үрнәк" колхозына караган 4нче бригада булып оештырылды. Шул бригаданың беренче җитәкчеләренең берсе булып мин дә эшләдем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев