Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 октябрь – Өлкәннәр көне

Бүген, 1 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында өлкәннәр көнен зурлап билгеләп үттеләр.

Урамда вак яңгыр сибәли. Табигать күңелләргә моңсулык өстәргә теләсә дә, өлкәннәребез өйләреннән чыгарга курыкмадылар.Быел да алар бәйрәм тамашасына килделәр. Юкка гына борынгылар: "Бер очрашу, бер гомер", димәгәннәр инде.

Иң элек "Изгелек" социаль хезмәт күрсәтү үзәге кызлары өлкәннәрне кайнар чәй, табадан яңа гына төшкән коймак белән сыйладылар. Аннары өлкәннәребез Әтнә дәүләт драма театры тәкъдим иткән, Хәй Вахитнең "Кияүләр" спектаклен карадылар. Тулырак итеп бәйрәм турында "Әтнә таңы" газетасы битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев