Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1003нче сайлау участогына беренчеләр булып килүчеләр – өлкәннәр

1003нче Каенсар сайлау участогында эш бик кызу. Шулай булмый ни, иртәнге сәгатьтән үк шактый күп сайлаучылар участокка килделәр. Кайберләре белән әңгәмә корырга өлгердек. Әйтик, участок ишек төбенә иң беренче булып - иртәнге сәгать 7 тулып узгач ук 83 яшьлек Тәэбирә апа Гобәйдуллина килгән. - Аягым йөреп торганда киләм әле, минем...

1003нче Каенсар сайлау участогында эш бик кызу. Шулай булмый ни, иртәнге сәгатьтән үк шактый күп сайлаучылар участокка килделәр.

Кайберләре белән әңгәмә корырга өлгердек. Әйтик, участок ишек төбенә иң беренче булып - иртәнге сәгать 7 тулып узгач ук 83 яшьлек Тәэбирә апа Гобәйдуллина килгән.

- Аягым йөреп торганда киләм әле, минем өчен бәйрәм бит ул, - ди Тәэбирә апа.

Елдагыча, беренчеләрдән булып газетабыз хәбәрчесе 79 яшьлек Сөембикә апа Мәгъсүмҗанова да тавыш бирде.

- Кызым алып килде. Газетага язарлык булгач, бирегә дә килә алам, - дип елмая ул.

Иртәнге 8 тулып узгач ук килене белән 88нче яше белән баручы Әдһәм абый Гайнуллин да килеп җитте.

Бар да өлкәннәр дип уйлый күрмәгез, яшьләр һәм урта буын сайлаучылар да бик күп. Тирә-якта җыр, музыка тавышы яңгырый, бәйрәм рухы сизелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев