Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

19 нчы гасыр караваты...

Түбән Көек төп белем бирү мәктәбенең яңа бинага күчеп укыта башлаганына быел 10 ел тула. Мәктәпнең "Туган якны өйрәнү музее"да мәктәп белән бергә дистә еллык юбилеен билгеләп үтә. Яңа мәктәпкә күчкәч, бер кабинетны музей итеп җиһазлау турындагы фикергә киләләр. Барысының да бу эшкә теләге зур булгангамы, кыска гына вакыт аралыгында...

Түбән Көек төп белем бирү мәктәбенең яңа бинага күчеп укыта башлаганына быел 10 ел тула. Мәктәпнең "Туган якны өйрәнү музее"да мәктәп белән бергә дистә еллык юбилеен билгеләп үтә. Яңа мәктәпкә күчкәч, бер кабинетны музей итеп җиһазлау турындагы фикергә киләләр. Барысының да бу эшкә теләге зур булгангамы, кыска гына вакыт аралыгында музейда бик күп материал туплана. Бу эшкә бар тырышлыкларын җыеп укытучылар, укучылар, мәктәп җитәкчелеге тотына.

"Һәрбер алып киленгән әйбер, фотография, кулъязмалар музейда үз урынын ала барды. Авыл халкы да, балаларның ата-аналары да бу эштә читтә калмады. Борынгы фотографияләр, кул эшләнмәләре, эш кораллары, борынгы кием-салымнар белән бергә музейда авылыбыз, районыбызга бәйле шәхесләр тормышы турындагы истәлекләр, шәҗәрәләр, кулъязмалар ниләр генә тупланмады. Бүгенге көндә музей мәктәптә иң изге урын дисәк тә була. Монда әби-бабаларыбыз рухы, аларның яшәешенең чагылышы, хыяллары. Музей укыту- тәрбия бирү процессында да алыштыргысыз ярдәмче. Күренекле шәхесләр белән очрашулар, тәрбия сәгатьләре, дәресләрнең кайберләре монда уза. Чөнки гаҗәеп бай стендлар, күргәзмә әсбаплар, аудио һәм видео язмалар бу дәрес һәм тәрбия сәгатьләрен тагын да эчтәлеклерәк, нәтиҗәлерәк итә...- дип сөйли музей җитәкчесе Рамил Шамил улы Хәбибуллин.

Бик зур эш башкарган укытучылар. Аларга хөрмәтем бик зур. Без, Мөхәммәт ага Мәһдиев язганча, укытучыны алиһәгә санап, "Укытучы нәрсә ашый икән ул... " дип үскән буын балалары. Дәресләрдә тын алырга куркып, берәр сүзне ишетми калырмын дип белем алган буын. Компьютерсыз укыган, телефоны булмаган, аңламаганны дәрестән соң калып, укытучы белән бергә кичкә кадәр утырып, белмичә кайтып китмәгән, класс идәннәрен ялт иттереп юып, кайтып дәресләрне карап алганнан соң, фермага сыер савучыларга булышырга барып, сыер савып үскән балалар...- моның өчен әти-әниләр укытучыга бер авыр сүз әйтмәгән вакыт. Киресенчә, рәхмәттән башка сүз булмаган чор. Авыр темалар истә калсын өчен, төн утырып шпаргалка язып, бер иптәшебез җавап бирә алмаса, аның өчен җан атып, ничек тә ярдәм итәргә тырышкан, бүген тарих төпкелендә калган укыту системасыннан бер дигән белем алып, шул белемне кулланып, укытучыларны аклап яшәгән белгечләр без. Түбән Көек мәктәбе музее никтер менә шул чорга алып кайтты. Без дә "архив"ка кереп барабыз икән шул. Ә өйрәтерлек белем җитәрлек, тик аны өйрәнергә теләүчеләр генә юк заман...

Буыннарны якынайтып, үткәнне сагынып, музей белән танышам. Музейның аерым бер өлешен XVIII-XIX гасыр йорты күренеше алып тора. Әйтерсең, өй хуҗалары әле генә өйдән чыгып киткәннәр. Һәр җиһаз үз урынында, тормыш өчен кирәкле барлык нәрсә дә күрсәтелгән. Халыкның ни белән шөгыльләнгәннәрен дә, нәрсә җитештергәннәрен дә бу экспонатларны карагач белеп була. Әллә нишләтте бу бүлмә. Шулкадәр таныш, шулкадәр якын... һәм шулкадәр күп күңел җылысы һәм ул миңа күчкән күк булды. Искитмәле кул эшләре... Бары да кулдан эшләнгән чор, ничек вакытлары җитте икән, замана техникасы белән чорналып , кул хезмәтен онытып яшәп ятыш, ә вакытны җиткерә алмыйбыз, кая ул чигеп, бәйләп утыру. Чыпта сугуны әйтәсе дә юк, мендәр тышларына бизәкләр төшерүчеләре дә бар микән әле, булса да санаулыдыр инде. Ә аларның вакыты ничек җитте икән соң? Әллә төн йокламый эшләделәр микән? Ара-тирә күзгә яшь китерә торган бу әйберләрне монда кергән һәркем шундый тәэсирләр кичереп карыйдыр. Күңел төбен, бәгырьне кузгатучы буэкспонатларны Түбән Көек авыл җирлегендә яшәүчеләр китергән. Укытучылар хезмәте, Рамил Шамил улы әйткәнчә, гаять күп кергәне күренеп тора, җыйнаган, туплаган, бәхеткә каршы тик ятмыйча, халыкка, яшь буынга хезмәт итәләр алар бүген. Мәктәп коллективына рәхмәт, иркен бүлмәгә туплаганнар, кемгә күрсәтсәң дә оят түгел. Ә бит мондый экспонатлар тупланып, кысан бер бүлмәдә ятучылары да җитәрлек.

"Менә бу 19 гасыр караваты безнеке, андый иске җиһазлар очырмага менә бит инде, әрәм булып ятмасын дип монда алып килеп куйдык. Шул чордагыча җыештырып куйгач, карагыз ничек матур, кызыгып та куясың, музейны бизәп утыра", - ди Рамил Шамил улы. Экспонатларның яңарып торуына да куандым. "Авыл халкы үзе тулыландыра музейны, "Әле генә Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы байтак экспонат китерде, алары төзелешкә карый торган", - ди тарих укытучысы.

"Укытучылар үзләре дә еш кунак", - диделәр, дәресләргә әзерләнгәндә ничек шушы байлыкны барламыйсың инде. Сөенә - сөенә керәләрдер. Ни өчен дигәндә, аңлатып кара син замана баласына агач сука белән "Уфалла арбасы"н, ул заман сукасын күреп белсә дә әйбәт әле. Ә монда бар да кул астында. Крестьяннар тормышын сөйләп тә торасы юк, хатын-кызларның ниләр белән тормыш алып барганлыгы күз алдында, кара син ул бала үстергән бишекләрне... кәрҗин савыт-сабаларны. Йөздән артык экспонат үз чорын үзе сөйли шул.


Түбән Көек мәдрәсәсенә нигез салган Ногман байга, укучылар төзегән нәсел шәҗәрәләренә, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларына, Югары Көек авылы кешесе, Муса Җәлил белән концлагерьда бергә утырган Мусин Галимҗанга, үзебезнең төбәктән чыккан спорт мастерларына, көрәшчеләргә багышланган стендларны караганда үзеңнең мәктәптә икәнлегеңне дә онытасың. Болардан тыш, язучыларның, күренекле шәхесләрнең музейга тапшырган истәлекле бүләкләре, автографлары булган китаплар, шәхси әйберләре дә музей түрендә.

Һәр нәрсә чагыштыруда сынала, тормыш күпме алга киткән, ә без шөкер итү турында уйламыйбыз да, без тагын кирәк, күп кирәк, роботлар үсеш алган заманга кереп барыш. Бәлки ул роботлар кешелекнең үзен дә менә шулай музейга кертеп куяр... Аллаһы Тәгалә ахыр чиктә туяр безнең әрсезлеккә.

Мәктәпнең төбәкне өйрәнү музее борынгыны өйрәнү урыны гына түгел, ул үткән чор белән бүгенгене бәйләүче, киләчәкне уйлатучы да.

Ә музейның ни дәрәҗәдә байлыгын, әһәмияте килгән кунаклардан да күренә

Татарстанның беренче Президенты Шәймиев Минтимер Шәрип улы.

1998-2012 нче елларда Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, 2012-2013 нче елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, 2013 нче елның 23 нче августыннан Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәт улы.

Фатыйхова Нәкыя Фатыйх кызы (Сәфәров Әсгать Әхмәт улының әнисе).

Генерал-полковник Ачалов Владислав Алексеевич.

Шагыйрә, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шакирҗанова Луара Галимҗан кызы.

Адвокат, Татарстанның атказанган юристы, ТР адвокатлар коллегиясе әгъзасы Яхина Зөбәйдә Нургали кызы.

Тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы.

Философия фәннәре кандидаты, Россия дәүләт аграр читтән торып уку университетының (РГАЗУ) табигый ресурслар экспертизасы кафедрасы доценты Хисмәтуллина Йолдыз Рәхимҗан кызы.

Әтнә муниципаль районы хәкимияте башлыгы Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улы. Башлангыч сыйныф укытучылары өчен уздырылган регионара семинарда катнашучылар. Әтнә районы мәктәп җитәкчеләре, укучылары. Мәктәбебез укучылары.

Мәктәпнең төбәкне өйрәнү музее борынгыны өйрәнү урыны гына түгел, ул үткән чорны бүгенге белән бәйли торган күзгә күренмәс күпер дә. Әйтергә кирәк, укучыларга тәрбия һәм белем бирүдә аның өлеше гаять зур.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев