Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2015 ел ниләр вәгъдә итә – «Әтнә таңы»

Кучкар 2015 ел яхшы үзгәрешләр алып килә. Барлык проблемаларыгыз да шундук хәл ителмәс, әлбәттә. Әмма яхшыга өметләнә аласыз. Үзегезне кулда тотарга тырышыгыз, югыйсә, тирә-яктагыларны шаккатырып, бер дә көтелмәгән хәлләр майтаруыгыз бар. Эштә ул-бу үзгәрешләр көтелми. Конфликтларга кермәгез, җитәкчелеккә каршы килмәгез. Берничә эшне берьюлы башламагыз, ярык тагарак янында калуыгыз бар. Сәламәтлегегез...

Кучкар 2015 ел яхшы үзгәрешләр алып килә. Барлык проблемаларыгыз да шундук хәл ителмәс, әлбәттә. Әмма яхшыга өметләнә аласыз. Үзегезне кулда тотарга тырышыгыз, югыйсә, тирә-яктагыларны шаккатырып, бер дә көтелмәгән хәлләр майтаруыгыз бар. Эштә ул-бу үзгәрешләр көтелми. Конфликтларга кермәгез, җитәкчелеккә каршы килмәгез. Берничә эшне берьюлы башламагыз, ярык тагарак янында калуыгыз бар. Сәламәтлегегез стабиль булмас, хроник авыруларның кузгалуы бар. Тормышыгызны үзгәртү мөмкинлеге бар - Кәҗә елы шундый мөмкинлек бирә. Мәхәббәт өлкәсендә уңыш елмаер. Телец Үгезбозау 2015 ел сезнең өчен карьера үсеше елы булыр кебек. Бу билге астында туганнарның кинәт кенә сиземләү, тоемлау сәләтләре арта. Алар уңышка ирешер өчен нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл белә башларлар шикелле. Яңа елның беренче көннәрендә бәхетле очракка тап булсагыз, моны һөнәри өлкәдә файдаланып калырга тырышыгыз. Гаиләдә дә бар да яхшы булыр, тик әти-әни белән бәхәс туарга мөмкин. Ялгызлар мәхәббәттә аңлашуга тап булырлар. Сәламәтлегегез зарланырлык булмас. Ялгызлар гына түгел, парлылар да мәхәббәттә уңышка өметләнә алалар. Әмма ни генә эшләргә уйласагыз да, озакка сузмагыз. Игезәкләр 2015 елны күпмедер дәрәҗәдә кыйблаларын югалтырлар кебек. Эшчәнлектә генә түгел, җәмәгать, гаилә өлкәсендә дә ниндидер аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы бар. Нәтиҗәдә, ярдәмгә мохтаҗ мескен хәлендә калуыгыз да бик мөмкин. Әмма эшегездә бар да яхшы булыр, чөнки эшчәнлегегез бик югары. Яңа елда тиз һәм ышанычлы карьера үсешенә өмет итә аласыз. Гаиләдә бар да шома булмаска мөмкин, партнерыгыз әйткәннәр мәгънәсезлеккә якын тоелыр. Елның икенче яртысында гына бәхәсләрдән котылырсыз. Яңа эшкә тотынганда туганнарыгыз зур роль уйнар, алар ук гаиләгезне дуслаштыручылар да булырлар. Мәхәббәт өлкәсендә яңа мөмкинлекләр ачылыр. Бу чорда гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрегез тынычлык, гармония белән бизәлер. Ялгызаклар шәхси мөнәсәбәттә бәхетле минутлар кичерерләр. Кысла Рак Кыслалар бары уңай мизгелләргә генә тап булырлар: һөнәри өлкәдә дә, шәхси тормышта да. Бер караганда, 2015 елда күз алдына килмәслек уңыш һәм җиңүләргә ирешергә тиешсез. Тик бар да алай гади генә түгел. Үзегезне һөнәри өлкәгә тулысынча багышлый алмассыз кебек. Кыш ахырына таба тормышыгызның җайлаша төшүен үзегез дә сизәрсез. Матди хәлегез яхшырыр, дөрес, чыгымнарыгыз да артыр. Өстәвенә, бик үк кирәк булмаган әйберләр дә сатып алуыгыз бар. Шөкер, сезнең янда кирәк вакытта тоткарлаучы кеше булыр. Аның фикерләренә колак салырга өйрәнегез. Шәхси тормышыгызда уңай дулкынланулар гына көтә. Хроник авыртулары булучыларга, моңа нәкъ менә 2015 елны игътибар итү кирәк. Гаиләдә ызгышларга дучар булуыгыз бар. Шуны онытмыйк, бу билгедәгеләр бер кешене яратсалар, гадәттә бу гомерлек була. Шуңа күрә гаиләгезне ничек тә сакларга тырышыгыз. 2015 елның урталары гаиләлеләр өчен бик үк уңай чор түгел. Ялгызлар яңа романтик мөнәсәбәтләр башлар. Арыслан (24.07-23.08) 2015 елның беренче яртысы мәшәкатьле булачак. Беренче карашка, инде энергия һәм көчегез дә беткәндәй тоелыр. Ышаныгыз, бу алай түгел. Арыслан барысын да "отлично"га башкарачак. Максатка бару юлында сезне берни туктата алмый. Арыслан алдагы елда хәл итә алмаганнарны да уңышлы башкарып чыгар. Моңа кадәр көпчәгенә таяк тыгучылар да, аның белән дуслашу хәер дигән фикергә килерләр. Зур карьера үсешенә өмет итмәсәгез дә, уңышка дучар булырсыз. Шәхси мөнәсәбәтләр өлкәсендә бар да яхшы булыр. 2015 елның башында ялгызлар үзләренең икенче яртыларын очратырга мөмкиннәр. Ә инде гаиләдә бәхәскә керергә тырышмагыз, сәбәбе нидә икәнен уйлап эш итегез. 2015 ел уртасында үзегезне бик тә бәхетле итеп хис итәрсез. Кыз (24.08-23.09) 2015 ел башы бик кыен булыр. Чөнки узган ел азагында бик ныклап эшләргә туры килгән. Әлбәттә, узган эшчәнлегегеә нәтиҗәсенең рәхәтен күрерсез. Быел йөрәгегезгә якын эш белән шөгыльләнерсез. Тик матди проблемалар күпмедер дәрәҗәдә күңелсезлекләр китерергә мөмкин. Биредә хәлне анализлап, алда торган максатны төгәл күрә белү кирәк - ә сез аны булдырасыз. Йолдызнамә вәгъдә иткәнчә, тиздән зур уңыш көтә. Шәхси тормышта яхшы үзгәрешләр аз булыр. Гаиләдә иминлек булыр, ялгызлар яңа мәхәббәт дулкынында йөзәләр. Үлчәү (24.09-23.10) 2015 - төрле хәлләргә бик бай ел булыр. Аеруча, эшчәнлек өлкәсендә. Элеккедән аермалы буларак, нәрсә теләгәнегезне, максатыгызны төгәл белерсез. Бар җирдә дә авторитетка ирешерсез, Бигрәк тә интеллектуаль яктан нык, белемле һәм кызыклы әңгәмәдәшләр арасында үз кешегә әйләнерсез. Моны җитәкчеләр дә сизәр. Шәхси тормышта проблемалар булмас. Гаиләлеләрнең мөнәсәбәтләре тагын да яхшырыр, мөнәсәбәтләрегез тагын да ныгыр. Чаян (24.10-22.11) Чаяннарның тормышында "Ак полоса" башлана. Элек азапланып, күңелсезләнсәгез, 2015 елда боз урыныннан кузгала. Шулай да эшчәнлек өлкәсендә көнчеләр барлыкка килүе бар. Аның яхшы ягы да бар. Хәзер идеяләрегезнең ни сәбәпле юкка чыкканын аңларсыз. Чаян күпләрнең игътибар үзәгендә булырлар, әмма бу аларны куркытмас. Грандиоз планнар төзеп, аларны тиешенчә башкарып та чыгарсыз. Гаиләдә һәм романтик мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучылыклар килеп чыгар. Апрель башларында тормышыгызда уңай үзгәрешләр башланыр. Гаиләдә җәмәгатегез белән күпмедер дәрәҗәдә бәхәс тә туар. Шуңа күрә икенче яртыгызга үпкәләп йөрмәскә тырышыгыз. Ә ялгыз Чаян шәхси тормышында негатив мизгелгә тап булырга мөмкин. Бер дә юктан яраткан кешегезне үпкәләтә күрмәгез. Укчы (23.11-21.12) Укчылар 2015 елда бөтен уйлаган, план корган гамәлләрен тормышка ашырырга тырышырлар. Ә бу аз түгел! Үз-үзегезгә булган ышанычыгыз кимемәсен, максатыгызга таба барыгыз. Эштә уңыш көтәр. Әмма башыгыз әйләнеп китә күрмәсен. Кире эффектка ирешә күрмәгез! Бик мөһим әйбер: провокацияләргә бирелмәгез. Шәхси тормышыгыз һөнәри тормыштан кайтышрак булыр. Ел урталарында күп кенә Укчылар каршы як җенес вәкиленә тартылу сизәрләр. Әмма гаиләлеләр шайтан коткысына бирелә күрмәсеннәр. Чөнки бу тиз арада икенче яртыгызга да, тирә-яктагыларга да билгеле булачак. Кәҗәмөгез (22.12-20.01) 2015нче ел бар яктан да уңай хәлләр вәгъдә итә. Бу билге астында туучылар өчен яңа чор башлана дияргә кирәк. Әлбәттә, тирә-яктагылар белән сез яңача аралаша, яңа мөнәсәбәтләр кора башлыйсыз. Эшчәнлек өлкәсендә яңа идеяләр корырга була. Әмма сезнең фикерне яклаучылар да, каршылар да табылыр. Шунысы бар, Кәҗәмөгез билгесе астында туучыларны тормышның матди ягы тамчы да кызыксындырмас шикелле. Шуңа күрә яшәешегезгә азрак үзгәреш кертергә тырышыгыз. Гаилә тормышында катастрофага юлыга күрмәгез: аң булыгыз, сак булыгыз! Икенче яртыгыз белән мөнәсәбәтләрне саклап калырга тырышыгыз, аерылышу - дөрес юл түгел. Дөрес, язга аяк баскач ук гаилә тормышыгызның болай да яхшыруы бар. Шунысы бәхәссез, 2015 елны үзегездә мәхәббәт өлкәсендә ышанычсызлык һәм һәрнәрсәгә шикләнеп карау сизәрсез. Ялгызаклар үз тормышларын бәйләргә теләгән кешене очратырлар. Сукояр (21.01-19.02) Бу ел киләчәгегез турында уйлау елы булыр, мөгаен. Узган ел бик кыен булды. Үз көчегезне чамалап, дөрес максатлар куя белегез, югыйсә, тозакка эләгүегез бар. Эшчәнлегегездә үз позициягезне яклый белегез. Карьера баскычы буйлап югары күтәрелү мөмкинлегегез бар. Нинди генә стратегия сайласагыз да, үз максатыгызга таба барыгыз. Уңышка ирешкәч туктап калмагыз, сезне тәнкыйтьләүчеләр генә түгел, сокланучылар да күп булыр. Иң мөһиме - сәламәтлек белән проблема булмас! Мәхәббәт өлкәсендә тынлык урнашыр. Якыннарыгызның киңәшенә колак сала белегез. Ялгызаклар үзләрен сәер хәлдә итеп тоярлар, яраткан кешеләрен аңлый алмый интегерләр. Икенче яртыеллыкта ниндидер күңелсезлекләр булса да, кулларыгызны төшермәгез. Шунысы кызык. Кайвакыт бәхәсләшеп алу сезне бер-берегезгә якынайтыр. Балык (20.02-20.03) Ниһаять, финанс проблемаларыннан котылырсыз. Аралашу даирәгез шактый киңәер. Яңа танышларыгыз белән аралашу күңелле генә түгел, файдалы да булыр. Шундый хәл килеп туар, уңышка ирешү өчен сездән берни дә соралмас. Һөнәри өлкәдә күк йөзегез бер дә болытсыз тормас. Күп эш һәм өстәмә бурычлар көтә. Бу сезнең физик халәтегездә дә чагылыш тапмагае: нык арырсыз. Әмма бу игътибарсыз калмас һәм сез өстәмә акчаларга ирешерсез. Оныта күрмәгез, һәр эшне вакытында башкарырга тырышыгыз. Шәхси тормышыгызда бар да уңай булыр. Моңа, беренче чиратта, партнерыгыз белән бер-берегезне хөрмәт итү нәтиҗәсендә ирешерсез. Ялгызак Балыкларга кыенрак булыр. Берничә романтик очрашу көтсә дә, аннан соңгысын күзаллау бик кыен. Җавапсыз мәхәббәттән борчылырга мөмкин. Мәхәббәт өлкәсендә барысы да уңышлы булыр кебек. Сезне яраткан кешегез көн саен диярлек үзенең гаҗәеп яратуы белән чолгар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев