Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2015 ел - татар дин белгечләре елы

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния назәрате 2015 елны татар дин белгечләре елы дип игълан итте.

Ел ахырында бу хакта махсус китап бастырып чыгарачаклар. Әлеге карарны Татарстан мөселманнарының Диния идарәсе күптән түгел, Идел буе болгарларының Ислам динен дәүләт дәрәҗәсендә кабул итүләренә багышланган махсус пленумда кабул иттеләр.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, һәр татар кешесе безнең җирдә туган дин белгечләрен белергә тиеш. Бу уңайдан, үзебезнең Шиһабетдин Мәрҗанине искә алу урынлы булыр. Ни өчендер, дингә бик күпләр башка дөньяга карагандай кыланалар. Ә дөреслектә, үзләрендә Ислам динендәге гаделлекнең, рухи һәм физик чисталыкның уннан бере дә юк...

Сүз уңаеннан, Казанда тиңдәшсез Коръән уку рәвеше старт алды. Имамнар, дин белгечләре берөзлексез Коръән укый башладылар. Әйтүләренчә, ул кыямәт көненә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев