260 бала ял итәчәк
Җәмгыять

260 бала ял итәчәк

1июньнән укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары эшли башлаячак.

Районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 260 бала 10 мәктәп базасында ял итәчәк. 

-  Мәктәп янында ике төр лагерь эшләячәк. Сәламәтләндерү лагерьларында укучылар 21 көн ял итә алачак, моннан тыш 18 көнлек хезмәт лагерьлары да оештырылачак,- ди мәктәптән тыш эшләр үзәгенең әйдәп баручы белгече Райлә Фәхретдинова.

Бу ике лагерь да берүк вакытта эшләячәк.  


Нет комментариев