Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, бу кичне зыян күрүченең йортында туганнар спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Көтмәгәндә зыян күрүче белән аның белән бергә яши торган хатын-кызның 33 яшьлек кызы арасында низаг чыккан. Нәтиҗәдә, хатын-кыз әнисе белән бергә яшәүче ир-атның эченә күп тапкыр пычак белән чәнчегән.
Чистай районында да шундый ук диярлек җинаять кылынган. 59 яшьлек ир-ат 90 яшьлек әнисен кыйнаган. Өлкән яшьтәге ханымның кабыргалары сынган, ул җитди җәрәхәтләр белән район хастаханәсенә китерелгән. "Сәламәтлеккә авыр зыян китерү" билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы.
Нет комментариев