Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

41дә сигез яшьлек сабый... – “Әтнә таңы”

Сугыш чоры баласы, Түбән Шашы авылында яшәүче әбием Венера Госманованың истәлекләренә таянып язылды. 41дә сигез яшьлек сабый... Ялгышамдыр - нинди балачак! Аяз көннең нурын кара сугыш Тамчысына кадәр алачак! Кәгазь тасма ябыштырган тәрәз. Сугыш алган өйнең яктысын. Сигез яшьлек кызның ни гаебе?! Нигә татый дәһшәт ачысын? Энеләре күзгә карап үлде...

Сугыш чоры баласы, Түбән Шашы авылында яшәүче әбием Венера Госманованың истәлекләренә таянып язылды. 41дә сигез яшьлек сабый... Ялгышамдыр - нинди балачак! Аяз көннең нурын кара сугыш Тамчысына кадәр алачак! Кәгазь тасма ябыштырган тәрәз. Сугыш алган өйнең яктысын. Сигез яшьлек кызның ни гаебе?! Нигә татый дәһшәт ачысын? Энеләре күзгә карап үлде - Бер кабарлык ризык булсачы! Чынга ашмас хыялмы соң әллә Ипи ашау тамак туйганчы? Мич тергезер өчен утлы күмер Биргән чакта күрше апасы, Борчак чаклы бер бәрәңге сузды, Ялганыр күк күңел ярасы. Авыр эштән яргаланган куллар - Нәфислеген сугыш урлаган. Тупасланмый калган нәни йөрәк Җиңү белән бәхет юраган. Сугыш кыры ерак булган диләр, Читтә калган, имеш, давылдан. Дөрес түгел, кара шәлен сөйрәп Сугыш узган безнең авылдан. Аямаган олы-кечесен дә, Тол калдырган, ятим иткән ул. Яудан ерак гади авылның да Җелегенә кадәр үткән ул. 41дә сигез яшьлек сабый - 81дә бүген әбием. Сынауларда сабыр иткән өчен Картлыгында тоя әҗерен. Балалары, онык-оныкчыклар, Мул табынлы тыныч гомере. Тик әле дә әби өчен икмәк - Валчыгына кадәр кадерле! 41дә сигез яшьлек сабый... Олы тарих сезнең үткәннәр. Гыйбрәт алсын сугышларны бары Китаплардан укып белгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев