42 еллык урманның 93 сыерчык оясы бар
Гаҗәеп һәм сокландыргыч шәхесләр була. Алар үзләре чәчрәп чыгарга яратмыйлар, мин дип шапырынмыйлар, артык тыйнаклар, ә үзләренең йөрәгенә тулы бер дөнья сыя. Мондый кешеләр байлык артыннан да кумыйлар, алар өчен кыйммәтләр үзгә. Югары Көек авылында туып үсеп, Түбән Көек авылы мәктәбендә 38 ел укучыларга белем биргән, хәзерге вакытта лаеклы ялда...
Гаҗәеп һәм сокландыргыч шәхесләр була. Алар үзләре чәчрәп чыгарга яратмыйлар, мин дип шапырынмыйлар, артык тыйнаклар, ә үзләренең йөрәгенә тулы бер дөнья сыя. Мондый кешеләр байлык артыннан да кумыйлар, алар өчен кыйммәтләр үзгә. Югары Көек авылында туып үсеп, Түбән Көек авылы мәктәбендә 38 ел укучыларга белем биргән, хәзерге вакытта лаеклы ялда саналган Габдуллаҗан Салих улы Нигъмәтҗанов әнә шундый шәхес.
Килешерсез, чөнки бу шулай. Я кайсыбызның дендрарий ( төрле агачлардан торган урманны Габдуллаҗан абый шулай дип атарга ярата) үстергәне бар. Хәбәрчебезнең оныклары аны "Бабай урманы" дип йөртәләр. Менә шушы "Бабай урманы"нда 1600 дән артык агач исәпләнә, нинди төрләре генә юк агач- куакларның. Беренче агачны 1976 елда утырта ул. Шуннан алып, яз-көз ел саен агач утырту гадәткә керә. Менә шул урманга узган ел 80 сыерчык оясы ясап элгән иде ул.
"Сыерчыклары кайттымы?", - дип кызыксынам Габдуллаҗан абыйдан. "Кайттылар, - ди горурланып. - Ояларын чистарттылар, яңаларын да үз иттеләр. Быел тагын 13 сыерчык оясы ясадым әле. Без гаиләбездә оныкларны да кушып, 13 кеше икән. Һәрберебездән бер оя булсын дидем."
- Урманыңа юл салу читен булмадымы?- дим.
- Юк. Кыш буе барып, карап йөрдем урманны. Чишмәсенә дә юл өзелмәде. Көздән сукмакның як-ягына әремнәр утыртып калдырдым сукмак югалмасын өчен. Барыбыз да шул юлдан йөреп тордык.
- Ул чишмә "Габдуллаҗан чишмәсе" дип аталамы?
- Алай дип тә әйтәләр, әти исеме белән әйтүчеләр дә бар. Мин үземне әти эшен дәвам итүче дип саныйм. Ул да шул табигатьне кайгыртып яшәде. Әтинең вафатына 30 елдан артык инде. Ә мин әтинең тау астына казыган чишмәсен ташламадым. Гел карап, тирәсен чистартып тордым. Агачларны да чишмә буена килүчеләргә матур, рәхәт булсын дип утырта башладым, шуннан китте инде, хәзер үземә дә рәхәт.
Габдуллаҗан абый кичергән канәгатьләнү хисен беребез дә татып карый алмас, чөнки урманыбыз юк. Аның кебек туган авылыбызны да өйрәнергә вакыт тапмыйбыз. Ә Габдуллаҗан абый - үзе туган Югары Көек авылындагы кешеләрнең шәҗәрәсен төзегән шәхес. "5 шәҗәрәгә кереп бетте авыл, -дип елмая ул.
- 1716 елда авылда 6 хуҗалык, 20 кеше була, - ди Габдуллаҗан абый. Шәҗәрәгә шуларның хәзергә кадәрге буыннары кертелгән.
Авылда заманында мәктәп тә булган. Ә хәзер исә зур авыллардагы мәктәпләр дә бетүгә йөз тоткан хәлдә.
Хәбәрчебез һава торышын күзәтеп язып баручы да. - Яз соңга калды, җәйне коры була, - диләр дим.
Ә Габдуллаҗан абый серле генә елмаеп: "Соңга калды инде анысы, тик уйласа, ике көн җитә язга бу карны эретеп бетерергә. Һава торышын күзәтәм, язып та барам, тик алар хәзер бик үк туры килеп бетми. Шуңа күрә, фаразламыйк, Аллаһы Тәгалә үзе белә, үзе бирә. Еллары тыныч булсын, - ди төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездында катнашучы тарихчыбыз.
Быел ул авыллар тарихын өйрәнүчеләр съездында икенче тапкыр катнашты. Беренче тапкыр 2015 елда катнашкан иде.
- Тәэминә Биктимерова белән икәү идек Әтнә төбәгеннән. Сөенеп кайттым: авылларга йөз белән борылдылар, тик тарих өйрәнүчеләр генә күп түгел... Әле шулай да өлгереп була. Әле авыллар бар, тарих белән кызыксынучылар да бар, ди.
Сүрия Мингатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев