Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“60 ел буе бер-беребезне яратып яшәдек!”- “Әтнә таңы”

Күшәр авылында гомер итүче Камилә белән Яхья Мөхәммәтҗановлар бүген, 4 гыйнварда, гаилә коруларына 60 ел тулган көнне бәйрәм итәләр. Тормыш булгач, табак-савыт шалтырамый тормый. Бик сабыр булсаң да, чыгырдан чыгара торган көннәре еш була гаилә тормышының. Я тегесе, я монысы җитми, акчасы җитешми, вакыт дигәненә сыешып бетеп булмый, бала-чагасының мең...

Күшәр авылында гомер итүче Камилә белән Яхья Мөхәммәтҗановлар бүген, 4 гыйнварда, гаилә коруларына 60 ел тулган көнне бәйрәм итәләр.

Тормыш булгач, табак-савыт шалтырамый тормый. Бик сабыр булсаң да, чыгырдан чыгара торган көннәре еш була гаилә тормышының. Я тегесе, я монысы җитми, акчасы җитешми, вакыт дигәненә сыешып бетеп булмый, бала-чагасының мең төрле мәшәкате чыгып тора. Әле бу тормыш күпкә җайланган заманда. Шөкер, хәзер кул белән кер дә юмыйбыз, өлкәннәр әйткәнчә, "Килен" (кер машинас) эшли, күп кешедә савыт-саба юа торганына кадәр бар. Башкасын әйтеп тә тормыйм, токмач җәеп мәшәкатьләнәсе дә юк, кибеттә барын да саталар, өйдә газ ягабыз, су кергән. Район үзәгендә яшәүчеләрнең бик сирәге генә терлек асрый. Шулай булса да, тынышып булмый.

Ә менә Камилә апа тынсыз итте. "60 ел яшәп бер сүзгә килгәнебез булмады безнең, Яхья мине аңлады, мин аны. Гомер буе шофер булып эшләде, иртән чыгып китте, төнлә кайтып керде, ул чактагы юлларны сөйләп торасы юк, өй эше дә, бала мәшәкате дә миндә булды, әле әбиләр дә тәрбияләдем. Ярату көч биргәндер инде, яратып чыктым тормышка, яратып яшәдем, олыгайган саен бу хис көчәя генә, нинди сере бардыр инде аның. Миңа Яхья бик кызу бит, ничек бер тавышсыз яшисез сез, дип сорыйлар. Мин гел әйтәм, балалар тормышка чыкканда да әйттем, бөтен борчу-мәшәкатегезне, эштә чыккан ачуыгызны капканың теге ягында калдырып керегез, дим. Без шулай яшәдек", - дип сөйли 83 яшьлек, 37 ел балаларга башлангыч белем биргән Камилә апа.

Ышанырга белми, ул чыгып киткән арада Яхья абыйга да шул ук сорауларны бирәм, ничек уйлыйсыз, җавап бер: "Яратып өйләндем, яратып яшәдем, хәзер көчлерәк тә яратам бугай әле. Бер сүздән аңлашып яшәдек, әни белән әтине дә бакты, балалар да тәрбияле булды. Әле менә кунакка алып китәм сине, әти, дип кайткан иде кыз. Әби җибәрмәде, атагыздан башка бер көн дә торыр хәлем юк, ди. Беләсеңме ничек рәхәт ишетүе,"- ди хуҗа кеше.

- Миннән бер яшькә олы бабай, мин 3 класста укыганда шигырь сөйлим, Яхья 4 класста минем сөйләгәнне тыңлап тора икән, торган да:"Мин бу кызга өйләнермен ахыры", дип әйтеп куйган. Амин, дигән сәгатькә туры килгән. Өйләнештек, матур итеп яшәдем, Ходай тигезлектән аермасын,- ди Камилә әби… Ә бүген алар балалары, оныклары, туган-тумачалары, әлбәттә, Камилә апаны хөрмәт иткән укучылары белән 60 еллык гаилә бәйрәмен билгеләп үтәләр. Аларны без дә ихластан 60 еллык гаилә бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, тигезлек телибез. Сез үзгә гаилә, һәм бу ихлас яратуны гомерегезнең ахырынача саклап яшәргә язсын! Туасы көннәрегез шатлык кына алып килсен!

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев