Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

9 май - Җиңү көне уңаеннан Олы Мәңгәр дә бәйрәм чаралары (фотоларда)

9 май - Җиңү көне уңаеннан Олы Мәңгәр авылында да бик зур бәйрәм чаралары булып узды. Авыл уртасында урнашкан мәһабәт һәйкәл янына тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы рәисе Айдар Шәрипов, авыл җирлеге рәисе вазыйх Хисмәтуллин, ветераннар советы рәисе Хәлимә Зәкирова авылыбыз аксакаллары Илсур Шакиров, Наил...

9 май - Җиңү көне уңаеннан Олы Мәңгәр авылында да бик зур бәйрәм чаралары булып узды. Авыл уртасында урнашкан мәһабәт һәйкәл янына тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы рәисе Айдар Шәрипов, авыл җирлеге рәисе вазыйх Хисмәтуллин, ветераннар советы рәисе Хәлимә Зәкирова авылыбыз аксакаллары Илсур Шакиров, Наил Гарифҗанов та биредә иде. Бәйрәм чарасы мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлсинә Шакирова һәм халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов тарафыннан әзерләнгән театраль тамаша белән башланып китте. Авыл имамы Илдар Хисмәтуллин үлгәннәр рухына догалар кылганнан соң, бәйрәм дәвам итте. Сугыш чоры балалары, тыл ветераннарын мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да котлады. Еллар имин булсын, бүтән беркемгә дә сугыш хәсрәтен күрергә язмасын -һәркемнең теләге бер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев