Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең 997 нче сайлау участогында ...

"Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәгендә урнашкан 997 нче сайлау участогында әтнәләр үз вакытлары белән килеп, иртәдән тавыш бирәләр. Вакыты-вакыты белән хәйран кызу да булып алды монда. Чөнки авыл халкы берьюлы килгәнлектән, чират та барлыкка килде. - Сайлау участогы ачылганнан бирле кеше өзелгәне юк. Сәгать 10.00 гә монда сайларга тиешле 1350...

"Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәгендә урнашкан 997 нче сайлау участогында әтнәләр үз вакытлары белән килеп, иртәдән тавыш бирәләр. Вакыты-вакыты белән хәйран кызу да булып алды монда. Чөнки авыл халкы берьюлы килгәнлектән, чират та барлыкка килде.

- Сайлау участогы ачылганнан бирле кеше өзелгәне юк. Сәгать 10.00 гә монда сайларга тиешле 1350 кешенең 240ы сайлады, сәгать 12.00гә -702, 14.30 сәгатьтә 1031 сайлаучы тавыш бирде. Моннан тыш махсус гариза белән килгән 4 кеше дә безнең сайлау участок комиссиясендә үз тавышларын бирделәр. Сайлауга килә алмаган 93 өлкән яшьтәге кешеләребез бар, аларны өйләренә барып сайлатырга чыгып киттеләр яңа... - диде 997 нче Әтнә участок сайлау комиссиясе рәисе Фирдәвес Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев