Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Авылларда гомер ага...”

"Безнең гомер мизгел генә..." - 25-26 гыйнвар көннәрендә Әтнә дәүләт драма театры коллективы З.Хәкимнең "Язын бозлар акканда"әсәрен сәхнәгә куеп, музыкаль комедия аша әнә шул мизгелләрне барлады.

Гомер дигәнең кайда да тиз ага, дәүләт драма театры статусы алганга да елдан артык вакыт узган. 50ләп кешедән торган, 13 артисты булган коллектив шул чорда 7 спектакль сәхнәләштереп, иң авыр күчеш чорын узды. Ел дәвамында гастрольләрдән кайтып кермәде, республика районнарыннан тыш, Мәскәү, Ульяновск шәһәрләрендә булып, Себергә кадәр барып җитте. Күтәреп алдылар аларны, ә үзебезнең Әтнә тамашачы төрлечә бәяләде спектакльләрне, кабул иткәне, итмәгәне булды, "Халык театры вакытында әйбәтрәк уйныйлар иде", "Каян табып бетерәләр болар мондый авыр әсәрләрне, ошамады", дигәнне дә ишеттек. Бер дә болай булырга тиеш түгел кебек иде, Т. Миңнуллинның "Мулла"сы белән дан казанган коллектив бит бу, хәтта "Камал театры куйган "Мулла"ны Әтнәнекеннән соң бөтенләй кабул итә алмадым, авыл­ны бетерделәр", дигән иде Казанда яшәүче танышым. "Бәяләр-фикерләр төрлелеге нидән?" - бу хакта Камал театрының мәртәбәле артисткасы Наилә апа Гәрәева белән сөйләшкәнебез ис­тән чыкмый. "Бу гадәти хәл, халык театрыннан дәүләт статусына күчкәндә шулай була, чөнки таләпләр төрле, дәүләт театрына куйган таләп үзешчәннәргә куелмый, ә хәзер коллектив шул югары таләпләргә яраклаша. "Әйдә ярар" белән булмый, җиренә җиткерергә кирәк. Режиссер әнә шуны истә тотып, репертуарга төрле жанрдагы әсәрләрне сайлый, артистлар да сыналу үтә. Рамил - көчле режиссер, булдыра, артистлары да булам дип торалар... Спектакльләрне карап барырга тырышам, караган саен сөенәм, киләчәге өметле", - дигән иде. Әлеге музыкаль комедияне карагач, шуңа охшаш фикерне Мәдәният министрлыгының сәнгатьне үстерү һәм авторлык хо­кукларын яклау бүлегенең җитәкче урынбасары Рәшит Самат улы Фәтхуллин да әйтте. "Бу спектакльгә бәяне бер сүз белән генә әйтеп тә булмый. Музыкаль комедия, үзе фәлсәфи, фикерне дә җиткерергә кирәк. Уйнау осталыгын инкарь итеп булмый, булдыралар. Үзешчән артистлар да белемлеләр дәрәҗәсенә күтәреләләр. Әтнә дәүләт театрының үз урыны бар бүген", дип сөенде. Спектакльдәге Гакыйфча (Таһир Фәйзрахманов) әйтсәк, "...иң эре балыкны берәү дә тота алмый, күпме бирелгән, шуннан чыгып эләгә балыгы да, бәхете дә. Һәркемнең үз бозы", безнекеләрнең "бо­зы" исә саллы булырга охшап тора. Әтнәбезнең үз артистлары белән бер сәхнәдә уйнаган Камал артисты Наил ага Дунаев та алар белән го­рурланып, "Уйнаганда үземнән түбән ар­тист күр­­­мәдем", дип бәяләмәс иде.

Яңа спектакльгә кайтыйк. Әсәр фәлсәфи, шуның өстенә комедия, үзе музыкаль. Карарга рәхәт, чөнки артистлар бик оста уйный, җырлар тыңлап туйгысыз. Нияз Заһидуллин (Вәяз) белән Фаяз Хөсдинов (Әмир) тамашачыны баштан ук үзләренә караттылар. Айгөл Гыйрфанова (Зөлфирә), Сиринә Абдуллина (Ангелина), Зөһрә Галиева (Әлфисә), Рәмис Галиев (военкомат хезмәткәре) берсенә дә тел-теш тидереп булмый. Алар янәшәсендә үзебезнең Таһир абый Фәйзрахманов, Гөлия Сибгатуллина (Нурдидә), Марат Хәбибуллин (Әвеш Тәвешевич) да югалмый. Тыйнак кына, акчасыз авыл егете Вәязнең композитор булып танылуы - спектакльдә төп игътибарны җәлеп итә. "Сәләте белән болай үсәр дип кем уйлаган", - ди дусты хакында Әмир. Шул яссылыкта бүгенге армия тормышы да, хәрби билетны танышлык белән алу, татар кызларының фахишәлек белән көн күрүе дә, спонсордан башка танылуның авырлыгы да сурәтләнә. "Бер былаты да юк бит аның", дип өзгәләнүче Нурдидәне дә, "Эт тормышы, мескенлек", диюче Әмирне дә, "Мәхәббәт бар ул, бозда акканда да Нурдидә дип кычкырам", дип, ел саен язгы бозда агып китеп, кире кайтуы турында сөйләүче Гакыйфны да, "Бу матурлыгың белән син дә башка эш таба алмадыңмыни соң", дип фахи­шәләргә үгет бирүче Вәязне дә ишетә тамашачы. Менә шушы трагедияне комедия дәрәҗәсенә җиткерү режиссерның да, артистларның да осталыгыннан тора. Эх тә итми бер штаннан калган, диванда фахишә кыз белән әвәрәнә килгән Әмир - монысы да сәхнәдәге бер күренеш. Кабул итеп була, тик аңлаучысы төрле. "Зәңгәр шәл" түгел инде, гыйбрәт итеп күрсәтәләрдер",- дип карадык диләр спектакльне караган ак яулыклы әбиләр. "Артистлары шәп, әсәре генә", - диючеләр дә юк түгел. Әсәре - безнең тормыш! Әмирчә әйтсәк, эт тормышы, мескенлек, акчасызлык... кайсыгыз кабул итә, проблемасы азмыни, яшибез бит! - автор әнә шуны күрсәтеп, үзенә күрә чишелеш тә табарга омтылган. Ә аның фикерен артистлар зур осталык белән ачып бирә алдылар. Тәмамлангач, тамашачыларның аягүрә басып, озаклап алкышлавы, чәчәкләр - шуңа дәлил. Кызганыч, авырып китү сәбәпле, Зөлфәт Хәким үзе күрә алмады бу зурлауны, бу уйнауны! Күрсәтәсе, кабат-кабат карыйсы килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев