АВЫЛЛАРДА – “ЯШЬЛЕК” УРАМНАРЫ
Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү турында Федераль Закон дөнья күргәннән соң, күп авылларда яңа урамнар барлыкка килде.
Әлеге закон белән бәйле эшчәнлекләре хакында районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Альберт Азат улы Гариповтан, Күчемсез милекне дәүләт теркәү палатасының Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Равил Наил улы Хисмәтуллиннан сораштым.
- Закон көченә кергәннән алып бүгенге көнгә кадәр җир участогы сорап мөрәҗәгать итүләр күп булдымы?
Альберт Азат улы:
- 122 кеше гариза белән мөрәҗәгать итте, 118енә җир участогы бирелде, тагын бер участок якын арада биреләчәк. Бу сан артуга таба үзгәреп тора. Җир участогы бирүдә тоткарлыклар юк.
- Ә өч кешенең гаризасы кире кагылдымы?
Альберт Азат улы:
- Юк, әлбәттә. Әлегә аларга биреләсе җир участогы ахыргача тәгаенләнмәгән. Ягъни, гариза нигезендә кешегә җир участогы тәкъдим ителә. Ә ул башка җирдән бирүне сорап, тәкъдимнән баш тартырга мөмкин. Әлеге өч гариза нәкъ шундый очраклар белән бәйле.
- Тулырак аңлатып үтмәссезме?
Альберт Азат улы:
- Без тәкъдим иткәннән өч тапкыр баш тарткач, ул кеше җир участогы сораучылар чиратының ахырына күчерелә.
- Сезнеңчә, баш тарту ни белән бәйле?
Равил Наил улы:
- Безнең тәкъдим канәгатьләндерми, күрәсең. Закон нигезендә җир участогы авыл җирлеге территориясендә, әгәр анда буш участок булмаса һәм бары шушы очракта гына күрше авыл җирлегендә бирелә ала.
- Җир участогын күбесенчә каян алалар?
Равил Наил улы:
- Күбесенчә үз авылларыннан сайлыйлар. Шул сәбәпле күп авылларда яңа урамнар барлыкка килде: әйтик Олы Әтнә, Күшәр, Бәхтияр - Яшьлек, Олы Мәңгәр В. Мәхмүтов исемендәге урам белән горурлана ала.
- Җир участогын сатарга теләүчеләр дә бар. Бу мөмкинме?
Равил Наил улы:
- Закон нигезендә мөмкин, әмма шактый катлаулы. Чөнки җир участогы балигъ булмаган баланың да өлеше булып тора. Сатарга уйласаң, балага шундый ук җир участогы тәкъдим итәргә кирәк.
- Авылда яшәсәң дә, җир участогын район үзәгеннән алырга да мөмкин диләр?
Альберт Азат улы:
- Юк, мөмкин түгел, ул яшәргә теркәлгән урынга бәйле рәвештә бирелә. Дөрестән дә, җир участогын Олы Әтнәдән сораучылар күп. Олы Әтнәнең үзендә дә күп балалы гаиләләр бар.
- Халыкның җир участогын район үзәгеннән соравын аңларга да була кебек. Федераль Законда җир участогын муниципаль район территориясендә бирергә диелгән бит...
Равил Наил улы:
- Татарстан Республикасының Дәүләт Советы тарафыннан да Закон кабул ителде. Законның 6нчы маддәсе нигезендә, "... җир участогы тиешле шәһәр яки авыл җирлеге чикләрендә бирелә" диелгән. Бу аңлашыла да, югыйсә барлык кеше дә җир участогын Казаннан яки район үзәгеннән генә алырга теләр иде.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев