Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ак Барс” кыза башлады

Казан хоккей клубы чираттгы җиңүен яулады, бу юлы көндәшен тар-мар итте дияргә үк була.

Түбән Новгород "Торпедо"сы "Ак Барс" өчен җайсыз көндәш санала. Өстәвенә "Торпедо" яхшы, эчтәлекле уеннар күрсәтә башлады. Шикләнү юкка булган икән, безнекеләр чын мәгънәсендә чемпионнар уены күрсәтте. Азеведо, Попов, Секач һәм Глинкин ике гол кертте.

Шунысы кызык, "Ак Барс" көндәшләр капкасына биш минут эчендә 3 гол озатты. Соңгы исәп безнекеләр файдасына 5:0 булды. Куандыра, хәлиткеч уеннар чорына "Ак Барс" кызып керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев