Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ак Барс" әзер: көрәш дәвам итә

Казанның "Ак Барс" командасы Континенталь хоккей лигасы көнчыгыш конференциянең ярымфиналына чыкты. Конференциянең 1/4 финал раундында Казан командасы "Салават Юлаев" клубына каршы серияне биш матчта төгәлли алды. Сериядә гомуми исәп - 4:1 (2:1, 2:1, 3:4, 2:1, 2:1 ОТ). Казан тамашачылары әле бүген дә җиңү шатлыгыннан айный алмый. Ә айнырга кирәк. Бу...

Казанның "Ак Барс" командасы Континенталь хоккей лигасы көнчыгыш конференциянең ярымфиналына чыкты. Конференциянең 1/4 финал раундында Казан командасы "Салават Юлаев" клубына каршы серияне биш матчта төгәлли алды. Сериядә гомуми исәп - 4:1 (2:1, 2:1, 3:4, 2:1, 2:1 ОТ). Казан тамашачылары әле бүген дә җиңү шатлыгыннан айный алмый. Ә айнырга кирәк. Бу атнада Гагарин кубогы өчен көрәшнең икенче раунды старт алды.


ЧИРАТТА - «АВАНГАРД»


«Ак Барс» хоккейчылары Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция ярымфиналында Владивостокның «Адмирал» командасын төшереп калдырган «Авангард» белән очраша.


Плей-оффта һәр каршылыкның үз кызыгы була, дисәк тә, барысының да үзгәлеген аерып чыгарырга тырышабыз. Моңа кадәрге каршылык «яшел дерби» булуы белән үзенә тартып торса, чираттагы каршылык - «Ак Барс» - «Авангард» очрашуы көндәш команда капитаны - озак еллар «Ак Барс» данын яклап, НХЛ аша Омскига әйләнеп кайткан Евгений Медведев булуы белән игътибарны җәлеп итәчәк. Һәрхәлдә, матч анонсларын аның фотосурәте бизи.


Анонс димәктән, командалар плей-оффта алгарак барган саен, билет бәяләре дә югарыга үрмәли. Казандагы «Ак Барс» - «Авангард» матчына билет бәяләре 600дән 1500 сумга кадәр җитә. Ә матч узасы көнгә сатылып бетмәгән очракта кассадагы билетлар тагын да кыйммәтрәк - 650-1600 сум булачак.


Бу сезонда «Ак Барс» - «Авангард» очрашуының икесе дә Казан командасы файдасына төгәлләнүен (1:0, 2:3ОТ) искә төшерү урынлы булыр.


Дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериядә уеннар 9, 11 мартта Омскида, 13, 15 мартта Казанда уза.


- Гагарин кубогын отуны максат итеп куясызмы, дисезме? Якындагы максат - «Ак Барс» белән көрәшү, - дигән «Авангард»ның баш тренеры Федор Канарейкин.

Гагарин кубогы өчен көрәштә калган парлар: «Металлург» (Мг)-«Барыс», ЦСКА-»Локомотив», СКА-»Динамо» (Мәскәү).

ГАЛӘМГӘ ОЧА ЯЗДЫ


«Ак Барс»ның беренче раундта ук «Салават Юлаев»ны төшереп калдыруы тренерлар язмышына да турыдан-туры тәэсир итте. Казан клубы баш тренер Зиннәтулла Билалетдинов белән 2+1 системасы буенча яңа килешү төзергә җыенып йөргәндә, Уфада Игорь Захаркинны акларлык сәбәпләр таба алмадылар.


- Без начар чыгыш ясамадык. Бәлки яхшырак та уйнап булгандыр. Әмма көрәшкә бар көчебезне дә бирдек. Тулаем алганда көндәш команда лаеклы һәм гадел рәвештә җиңде. Сезонны бик иртә төгәлләвебез кызганыч, әлбәттә. Ләкин бу спорт, анда һәрчак бер генә җиңүче була. Бүген ул команда - «Ак Барс», - дигән иде «Салават Юлаев»ның баш тренеры Игорь Захаркин серия төгәлләнгәч. - Республика башлыгы сезоннан соң нәтиҗәләр ясарга ышандырды, барысына да әзерме, дисезме? Команда җиңелә икән, һәрчак тренер гаепле була. Ни буласын белмим. Чакырырлар - әйтерләр. Барысына да. Ләкин галәмгә очарга гына әзер түгелмен.


Икенче көнне үк «Салават Юлаев» хоккей клубы команданың баш тренеры Игорь Захаркин белән килешүне өзде. Игорь Захаркин Уфа командасын 2015 елдан бирле җитәкләде. Аның белән бергә командадан тренер Николай Борщевский һәм капкачылар тренеры Кирилл Кореньков та китте.


- Минем язмыш «Ак Барс» белән уен нәтиҗәсенә бәйле иде, дисезме? Аңлыйсызмы, берәү дә үлмәгән бит, берәүгә дә начар да булмады. Мин фәкать алҗыдым гына. Сезон башыннан диярлек һәр уен плей-оффка тиң булды. Бөтен көч сарыф ителде, - диде Захаркин.


Ә бу сезон төгәлләнү белән «Салават Юлаев» командасында уйнаган 19 уенчының килешү вакыты чыга, ди.

БУКМЕКЕРЛАР ЯЛГЫШЫРМЫ?


Казан җанатарлары ялгышуларын тели. Чөнки букмекерлар 1/2 финал раундында «Авангард»ны төп фаворит дип атаган. Аларның фикеренчә, «Авангард»ның уңышы өчен - 1.80, ә «Ак Барс» командасының өстенеге өчен 2.0 коэффициент тәкъдим ителә. Исегездә булса, даими чемпионат нәтиҗәләре буенча, Көнчыгыш конференциядә «Авангард» - икенче, «Ак Барс» өченче урында калган иде. Шунысы кызык: ике команда да 109 очко җыя алды.


- «Авангард» - барлык линияләре дә яхшы, аеруча һөҗүме шәп булган команда, - диде «Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов журналистлар өчен уздырылган ачык күнегүләр вакытында. - Аларның беренче раундта Ерак Көнчыгышка барып йөрүе безгә өстенлек бирәме, дисезме? Зур тәэсир ясар дип уйламыйм. Аларга бит анда ерак ара очарга кирәк түгел иде. Көндәшне җитди бәяләргә кирәк.


Баш тренер сүзләренә караганда, команданың әзерлек өчен вакыты җитәрлек булган. Шуңа да ачык күнегүләрдә хоккейчыларга бераз уйнау мөмкинлеге дә бирелде, тактик биремнәр өстендә дә эш алып барылды.


- Плей-оффның беренче раундында яхшы мизгелләр күп булды, - ди остаз. - Команда яхшы, тотрыклы уен күрсәтте, тәртип тә аксамады. Шулай да төзәтәсе әйберләр бар әле. Тулаем алганда команда яхшы дәрәҗәдәге уен күрсәтте.
Зиннәтулла Билалетдинов командасының алдагы сериягә дә җитди әзерлек белән килүен җиткерде.


- «Авангард»ка каршы җитди әзерләндек, - дип йомгаклады ул сүзен.


КАЙБЕР САН ҺӘМ ФАКТЛАР


КХЛда Гагарин кубогы өчен көрәшнең беренче раунды тарихка кереп калды инде. Үзгә рекордларның да шаһиты булдык. Әйтик, бер серия дә 7 матчка сузылмады. Тарихта мондый хәлнең булганы юк иде әле. Быел ике каршылык - 4, дүрт серия - 5, ә икесендә җиңүчене ачыклау өчен 6 матч кирәк булды.


«Ак Барс» капкачысы Эмиль Гарипов бу сезонның даими чемпионатында «Салават Юлаев»ка каршы уеннарның берсендә дә җиңә алмаган иде. Плей-оффта үч алды - 5 матчта да капканы саклаган Эмиль нәтиҗәле уен күрсәтте - 8 алка гына керттерде.


«Салават Юлаев»ка каршы плей-оффтагы уеннарда «Ак Барс»ның 6 уенчысы гына гол кертте, 12 хоккейчы очко туплый алды. Иң нәтиҗәле уенчы - Джастин Азеведо 6 (2+4 очко).


Эмиль Гариповтан тыш «Ак Барс»ның 5 уенда да катнашкан хоккейчылар саны - 14 булды. Плей-оффның икенче раундына узу өчен үзеннән югарырак торган команданы бәреп төшерүче команда да булды. Ул - «Трактор»дан өстен чыккан «Барыс» клубы.


2 мартта «Металлург»ка каршы сериядә оттырган «Куньлунь» командасы баш тренеры Владимир Юрзинов та вазифасын калдырып китәчәген җиткерде.


КХЛда плей-офф барганда «Металлург» командасы капитаны Сергей Мозякин ил чемпионатындагы очколар санын 1000гә тутырды, 69 яшендә легендар хоккейчы Владимир Петров вафат булды, ә шушы көннәрдә бозда гаять усал, кирәк булса йодрык сугышыннан да куркып тормаган Александр Свитов чираттагы тапкыр әти булды - хатыны Юлия кыз һәм ир баладан соң тагын бер малай тапты.


...Ә алда тагын да кызыграк булачак. Лигада көчлеләр генә калып бара.


Фәрит САЛИХОВ. Илнар ТӨХБӘТОВ фотолары

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/online.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев