Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акыллы да булабыз, ахмак та...

Кешенең иң кадерле нәрсәсе - аның тормышы. Гомер үткән саен, үзеңнең ни өчен яшәвеңне күбрәк аңлыйсың икән. Акыллы да булабыз, ахмаклык та кылабыз икән. Шулай булмаганда, бәлки яшәү күңелле дә булмас иде. Шул хакта уйланып утырганда, күңелемә сугыш елларының безгә китергән бер вакыйгасы искә төште. Бу хәл бәлки хәзерге яшьләргә...

Кешенең иң кадерле нәрсәсе - аның тормышы. Гомер үткән саен, үзеңнең ни өчен яшәвеңне күбрәк аңлыйсың икән.
Акыллы да булабыз, ахмаклык та кылабыз икән. Шулай булмаганда, бәлки яшәү күңелле дә булмас иде. Шул хакта уйланып утырганда, күңелемә сугыш елларының безгә китергән бер вакыйгасы искә төште. Бу хәл бәлки хәзерге яшьләргә әкият кебек тоелыр. Юк, бу булган хәл. Моның герое - мин, 16 яшьлек хыялый авыл баласы. Киләчәктә ил бер бик яхшы судьялы булсын әле дип, ярым ач килеш язын-кышын 16 чакрым юл үтеп, Олы Мәңгәр урта мәктәбенең IX сыйныфын тәмамладым. Шул мәктәптә укыганда булды бу хәл.
Мәктәптән бераз ял итәм дип кайтсам, әни көтеп тора икән мине. "Кызым, - диде ул миңа, - син аргансыңдыр, әмма, иртәгегә ашарга бер тәгам ризык юк. Хәзер аз гына ашап ал да, сабанга, басуга китәбез". Ноябрь ахырлары булуга карамастан, кар аз. Уфалла чанасын тартып без юлга чыктык. Әни миңа ни өчен баруыбызны аңлатты. Көзен басуда ашлык сукканда әни бер күрше хатыны белән салам кибәне астына җидешәр арыш көлтәсе яшереп куйган икән. Аны төнлә генә алып кайтып була. Инде арыш башагын уып, куырып ашарбыз, дигән татлы хыял белән барам. Басу юлы бераз карлы. Моннан чаналар үткән булса да, вакыты-вакыты белән юлны югалткалап куябыз. Ниһаять, авылдан ике чакрымда булган елганы үттек. Әле без барган барак янына тагын шулкадәр барасы бар. Азаплана торгач, без барак янына җиттек. Анда 2-3 салам эскерте бар. Көлтәләрне эзләп таптык. Куандык. Кайтырга юлга чыктык, җәяүле буран чыкты. Бер чакрым араны үттек исә, буран яхшы гына сыпыра башлады.
Сабай елгасына җитәрәк, без юлны югалттык. Менә шуннан башланды безнең газап чигү. Авылдан дүрт чакрымнар булган барак янына без адашып әллә биш мәртәбәләр килеп чыктык. Җитмәсә, көн яхшы гына салкынайды. Йөрер чама калмагач, әни барак янында кардан чокыр ясап, көлтәләрне чишеп, аска ике, янга ике, өскә тагын өстәп, ояга кереп утырдык. Әни бертуктаусыз елый, үзе кабатлый: "Үзем үлсәм дә бер хәл, ә бит сиңа әле 16 яшь тә тулмаган, җитмәсә тилмереп бер үзең укып йөрисең..." - ди.
Аркамны терәп күземне йомарга тырышам. Әни миңа "Йокламаска тырыш", - ди. Бертуктаусыз дога укый. Ә мин фәкать арыш көлтәләре турында уйлыйм. Шушы чокырда белмим күпме утырдык. Инде аяклар да ойый башлады. Әни кинәт күтәрелде дә: "Әйдә, балам, болай утырсак үләбез", - дип мине торгызмакчы була. Ә минем бөтен тәнем ойый башлаган булган. Күтәрелә алмый интектем. Әни мине тарта, ә мин егылам. Шулай да оешып бастым, әни тырышты. Тышта буран бераз басылган иде, әмма бик суыткан. Суык үзенекен итте, мин күземне ачтым, тулысынча аңыма килдем. (Аллаһ миңа әле алда күпме газап, җәфалар күрер өчен гомер биргән. Аллама шөкер, мин аңа зур рәхмәтле). Еракта аз гына елтырап ут чаткысы күренә башлады. Без әнә шул шәүләгә карап юл тоттык. Әни мине чанага салып, елый-елый тарта. Көлтәләр турында сүз юк. Без инде икебез дә җан саклап калу турында гына уйлыйбыз. Кечкенә генә булып ялтыраган ут Симетбаш авылы фермасы булып чыкты. Без каравылчы өен табып, кереп егылдык. 3-4 сәгать йоклаганнан соң авылга юл тоттык. Өч чакрым үтеп өйгә кайтып керсәк, ишек ярым ачык. 3 яшьлек сеңелем белән, 6 яшьлек энемне олы бала сәндерәгә толып эченә салган. Үзе калтырап ята. Өчесен дә кочаклап елыйбыз. Кайта алмасак, кем карар, кем багар иде аларны. Үзебез ач булсак та, без бик ярдәмчел идек.
Минем бүгенге көндә иң зур теләгем: илдә сугышлар булмасын, йа, Аллам! Башаклар ашарга язмасын. Балаларыбызга саулык-сәламәтлек бир. Безгә, олыларга, изге үлем бир, үтенеп сорыйм. Без күргәннәрне киләчәк буынга күрсәтмә, йа, Раббым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев