(Алабуга, 7 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Алабуга шәһәренең мәдәният сараенда VIII Халыкара мәктәп укытучылары форумы башланды. Ачылышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов һәм Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Фестивальнең мактаулы кунагы - "Ел укытучысы -2016" җиңүчесе Александр Шагалов. Ул Татарстанның фән һәм мәгарифкә зур игътибар бирүен азсызыклады.
Форумда мәгариф өлкәсеннән 1500 һөнәр иясе катнашыр дип көтелә. Алар арасында Россия төбәк һәм республика мөгалимнәре, Россия һәм чит ил уку йортлары галимнәре, методистлары. Программа модераторлары булып Россия, АКШ, Алмания,Израил, Сингапур, Төркия, Словакия, Әзәрбәйҗан, Белоруссия мөгалимнәре катнаша. Шуларның 5се "Ел укытучысы" бәйгесе җиңүчеләре.
Нет комментариев