Салават концерты. Камал театрының зур залы - шыгырым! Партер, балконнар, стена буйлары, тамаша залын өчкә бүлгән баскычлар - барысы да халык белән тулган. Халык эйфориядә. Һәрбер җырдан соң тамашачылар тыела алмыйча кул чаба, Салават бер-бер артлы хитлар "сылый", җырлары арасында үзе тегесен-монысын сөйләп халыкны көлдереп ала. Салаватка нәрсә сөйләсә дә килешә, халык билдән түбән юморны да, чак кына фамильяр тонны да кичерә - бу Салават...
Чамалагансыздыр инде, сүз Салаватның соңгы еллардагы концертлары турында бармый. Бу чама белән, 1997, 1998 еллар - Салаватка 35 яшьләр тирәсе! Яшь, көчле, дәртле, тавышы җаннарны айкап чыгара. Репертуар бай - монда халык җырлары да, мәҗлес җырлары да, эстрада да, шансонга якыннары да... Шуңа күрә Салават мәҗлес җырлары белән генә танылды дигәннәр белән килешеп булмый, җырлары төрле, аларның бер генә уртаклыгы бар- алар барысы да Салаватча башкарыла: үзенчәлекле мелизмнар белән, иркен сулышта, моңлы. Хәтта җырның сүзләрен дә үзенчә боза ул: "кыуып", "тыуган авылым" дип җиффәрә - беркем үпкәләми, Салават бит ул... Иң мөһиме - ул, җырларны искиткеч табигыйлык белән, хисләренең чынлыгына үзе дә ышанып башкара. Һәм, әлбәттә, моңа зал тулы халыкны да ышандыра. Ә халык сусаган - аларга нәкъ менә шушы сафлык җитми дә инде. Һәм халык җитмәгәнен эзләп концертка агыла. Тамашачының яшь диапазоны бик киң, залда ак яулыклы әбиләр дә, әбиләре булгач, бабайлар да, урта яшьтәгеләр дә, һәм, әлбәттә, тиздән үсеп, "салаватча" җырлый башлаячак балалар да күп.
"Салаватча җырлау" - монысы инде аерым тема. Балачаклары 1993-1998 елларга туры килгән музыкаль уку йортлары абитуриентлары, бетереп "салаватча" җырлыйлар иде. "Урсал тау"лар, "Шәфкать туташы", "Адашкан мәхәббәт"ләрдә тәрбияләнгән, шәп, иркен тавышлы Салават "игезәкләре"ннән, кабул итү комиссиясендә утырган вокал укытучылары гарык булдылар. Укырга керү белән иң элек Салаватча җырлау манерасын юкка чыгарырга, аннары гына тавыш өстендә эшли башларга кирәк иде. Әле "комплекста" салаватча җырлау гына түгел, аныңча кылану, аныңча сөйләшү, сәхнәдә үз-үзен аныңча тоту дигәне дә бар бит... Кыскасы, тулы бер буын өчен җырчы Салават Фәтхетдинов - эталон, абсолют кумирга әверелде. Бер танышым: "Әнә, бер Стәрлетамак кызы яраткан җырчысы Элвин Грейның (Радик Юльякшин) сурәтен ботына татуировка итеп ясаткан, нишләп Салаватны ясатучылар булмаган икән?" - дигән иде. Салаватны тату-рәсем итеп тәнеңдә йөртергә дә була икәнлеген белгән булсалар, һичшиксез, ясатырлар иде. Бөтен татар иленә үз балаларын Салаваттан дип игълан итеп, гаилә тормышларын, балаларының киләчәк тормышын бозып атарга читенсенмәгән хатын-кызлар, татуировкасын гына нишләп ясатмасыннар инде...
Менә шундый уникаль популярлык. Инде быел, дөньялар тыныч булса, Салават җыр театрының 29нчы, юбилей алды сезоны концертлары да гөрләр...
Элек Салаватка карта мөнәсәбәт абсолют һәм берьяклы булса, соңгы арада "Салават - элеккеге Салават түгел инде ул хәзер", дип сөйләнүчеләр күбәйде. Аның ише "экспертларның" сүзенә игътибар итеп тормасак та була, әлбәттә, тик Татарстан районнарынының берсендә Мәдәният йортында директор булып эшләүче бер танышымның: "Ноябрьдә Салават килә әле безгә... Тагын оешмаларны көчләп билет алдыралар инде...", дип зарланганын ишеткәч, 29 елга сузылган, "котырган" популярлыкның җете төсе уңа башлаган ахыры дип уйлап куйдым...
29 ел... күпме бу, азмы җырчы өчен? Артист кеше кайчан картая башлый? Гомумән, артистның иҗади потенциалы күпмегә җитә? Популярлыкны саклап калыр өчен җырчы ни эшләргә тиеш?
Салаватка быел 57 яшь тулды. Бер көнне юри, интернеттан эзләп табып 1997нче елгы язмасын һәм 2016нчы ел программасында яңа җыр буларак тәкъдим ителгән җырын тыңлап карадым. Тавышында үзгәреш бөтенләй юк диярлек, шул ук таныш мелизмнар, җырларын элеккечә, бөтен гәүдәсе белән, "терәп" җырлый. Кыяфәте дә, егетләрчә, хәтта күзлеге дә килешә... Тик Салават - "элекке Салават түгел", диләр... Димәк тавышта түгел эш. Тиз генә, җырчының соңгы дүрт-биш сезоны концертларында җырланган берәр җырын хәтеремә төшерергә маташып карадым. Юк, "Салават" дигәч үк телгә килгән "Уфтанма"лар, "Килә ява бер болыт"ларны басып китәрлек бер генә җыры да исемә төшмәде. Хитлар юк дәрәҗәсендә.
2000нче елларда Салават концертының төп үзенчәлеген - Камал сәхнәсен тутырып торган эстрада оркестрында итеп күрә идем мин. Анда иң яхшы музыкантлар, тынлы уен кораллары гына да дүрт төрле! Театрда ике генә сезон эшләп алган виртуоз баянчы, яшь егет - Ильназ Гарифуллинны күпләр белми дә калгандыр. Ул бик күп музыкаль конкурслар лауреаты, музыкантлар арасында бик сирәк булган абсолют ишетү сәләтенә ия булган баянчы. Чагыштыру өчен - Салаватның "Бер егет гармун сайрый" дигән җырында баян партиясен ул алып бара. Искиткеч талантлы саксофон, гитарачылар, тавыш операторлары - алар барысы да Салават репертуарындагы һәрбер җырга үзенчәлек, талантларыннан саллы өлеш кертеп җырны гүзәл музыкаль композиция дәрәҗәсенә җиткерәләр иде. Концерттагы тавыш, музыкаль бизәлеш шул дәрәҗәдә камил иде ки, хәтта ул замандагы кассеталары өчен җырларны турыдан-туры концерттан гына яздырып алалар иде! Искиткеч матур тембрлы академик тавышлы Лилия Йосупова бэк-вокал партияләрен чагыштыргысыз итеп башкара... Кыскасы, сыйфат мәсьәләсе иң югары дәрәҗәдә иде!
Нишләптер, сыйфатка кагылышлы темада гел "иде" сүзен кулланырга туры килә... Хәзер Салават, нигездә, әзер аранжировкага җырлый.
Безнең татар эстрадасының чит ил, һәм хәтта рус эстрадасы белән чагыштырганда өйрәнчек кенә икәнлеге сер түгел. Җырчыларга да, музыкантларга да, аранжировка осталарына да төрле яклап үрнәк алыр урыннар бик күп. Аранжировка дигәне җырчы өчен бигрәк тә мөһим. Җырның беренче ике авторы шагыйрь белән композитор булса, өченче авторы - аранжировка (көйнең инструменталь бизәлеше) ясаучы. Аранжировка - җырның "киеме" ул, киемеңә карап каршы алалар дигән мәкаль монда бик урынлы. Уңышлы аранжировка гел өметсез җырны югары дәрәҗәләргә күтәрергә сәләтле булган кебек, уңышсыз аранжировка бик матур җырны да үтереп, күмеп куярга сәләтле. Салаватның да "тереләй күмелгән" җырлары шактый соңгы арада. Аның ни өчен шул кадәрле мөһим факторга шулай салкын карый башлавын мин аңлап бетерә алмадым әле...
Салаватның концерт программалары шәп. Иҗат төркеменең программаны яңарту, актуаль темалар сайлау, һ.б өстендә бик тырышып эшләгәне сизелә. Ел саен яңартылып торган программа өстенә әле, тәрбияви-әхлакый проблемаларны да яктыртып, татар дөньясын бераз гына булса да яхшы якка үзгәртергә тырыша Салават. Шулай тиеш тә инде ул. Дөнья күргән, тормышның һәрбер өлкәсенә карата үзенең төпле, саллы фикере булган кешенең әйтәсе сүзе бик күптер. Тик гасырлар буе күңелләре җиңел, рәхәт жанрларны гына кабул итәргә ияләнгән урта тормышлы татар халкын Салават концертларындагы тәрбияви тематика биздереп җибәрде кебек. Кем өйрәткәнне ярата инде? Безнең татар бигрәк тә яратмый...
Ни генә булмасын, Салават - тере легенда. Аның популярлыгын башка берәр татар җырчысы тиз генә кабатлый алырмы икән әле? Татар халкының күңел түрендә аның үзенең мактаулы урыны бар, һәм ул урынны хәзер инде беркем яулый алмый. Тик без Салават дигән йолдызның аеруча якты булып януына, һәм аның, барлык Татарстан күләмендәге дәрәҗәле концертларның тантаналы тәмамлаучысы булуына күнеккән. Шәхсән минем, аның башкаруында тагын бик күп яңа, сыйфатлы җырлар ишетәсем килә. Мин Салаваттан туймадым әле...
Нет комментариев