Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр мошенниклар корбаннары булдылар

Август аенда Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе тарафыннан юл һәлакәтләре белән бәйле ике эш кузгатылды.

Бүгенге көндә алар буенча тикшерү дәвам итә. Бу уңайдан, тагын бер кат юлларда сак булу, тизлекне тиешледән арттырмау кирәклеген искәртеп узасы килә. Шулай ук ай барышында социаль мошенниклык очраклары белән бәйле фактлар да теркәлгән.


   Аларның берсе – бонус оттыгыз дип ялган шалтырату, икенчесе – Авитога әйбер сату турында белдерү бирү белән бәйле. Һәр икесендә дә мошенниклар ялган юлы белән, “акча күчерәбез”, – дип, карта номерларын соратып алуга ирешәләр.

“Күпме кисәтеп торсак та, карта номерларын әйтеп алданучылар һаман да бар. Кабатлап кисәтәсе килә – номерларны берәүгә дә әйтмәскә, сату-алу очрак­ларында чит кешеләргә аванс күчермәскә, картадан картага акча салмаска, бары тик наличный акчалар белән генә эшләргә тырышырга кирәк”, – ди тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев