Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алексей Песошин: Республика программалары җирлекләрдә яшәү шартларының сыйфатын үстерә

ТР Хөкүмәте рәисе җирлекләрнең үсеш стратегияләре мөһимлеге турында Муниципаль берәмлекләр советы съездында сөйләде. (Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстанда барлык муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының социль-икътисади үсеш стратегиясе булдырылган, җирлекләрнең үсеш планнары расланган. Болар - республиканың 2030 елга кадәр исәпләнгән үсеш стратегиясенең аерылгысыз өлеше, дип белдерде ТР Премьер-министры Алексей...

ТР Хөкүмәте рәисе җирлекләрнең үсеш стратегияләре мөһимлеге турында Муниципаль берәмлекләр советы съездында сөйләде.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстанда барлык муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының социль-икътисади үсеш стратегиясе булдырылган, җирлекләрнең үсеш планнары расланган. Болар - республиканың 2030 елга кадәр исәпләнгән үсеш стратегиясенең аерылгысыз өлеше, дип белдерде ТР Премьер-министры Алексей Песошин. Җирлекләрнең үсеш стратегияләре мөһимлеге турында ул бүген Казанда, "Корстон" комплексында узган ТР Муниципаль берәмлекләр советы XII съездында сөйләде.

ТР Хөкүмәте рәисе сүзләренчә, бигрәк тә Казан шәһәренең, Чистай һәм Менделеевск кебек районнарның стратегияләре федераль дәрәҗәдә югары бәя алган.

Республикада хәзерге вакытта 956 муниципаль берәмлек исәпләнә.

"Муниципаль берәмлекләрнең уңышлы үсеше өчен республикада һәр тармакның үсеш стратегиясе эшләнде, 33 дәүләт программасы кабул ителде, аларны тормышка ашыруга төбәк бюджетының 95 проценты тотыла", - дип искәртте ТР Хөкүмәте рәисе.

Алексей Песошин социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирүче 37 республика программасын да искә алды. "Көнкүрештәге иң кискен проблемаларны комплекслы хәл итүгә беренче адымнар 2008 елда ясалды. Ул вакытта торак фондны капиталь ремонтлау программасы старт алды. Шул чордан гомуми суммасы 53 миллиард сумнан арткан 14 713 йорт төзекләндерелде. Татарстан хәзер дә Россиядә әлеге программаны тормышка ашыру күләме буенча беренче урында тора. Быел да 982 күпфатирлы йортта 200 мең квадрат метр ремонтланачак. Шулай ук быел барлыгы 44 миллиард сумга 3 122 объкт төзеләчәк", - дип белдерде Премьер-министр.

Мәдәният, спорт, медицина объектлары, юллар төзелеше кебек социаль программалар муниципаль берәмлекләрдә тормыш шартларын яхшыртырга, яшәү сыйфатын үстерергә мөмкинлекләр бирә, дип ассызыклады Алексей Песошин. Алга таба әлеге юнәлештә эш дәвам итәчәген әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/21/154777/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев