Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Терлек алганчы, документын кара

Соңгы вакытта төрле төбәкләрдән терлекләр алып кайтып сату белән шөгыльләнүчеләр ешаеп китте. Башкортстан, Орен­бург­тан атлар, Киров, Ма­ри өлкәсеннән бо­зау­­лар ташыйлар. Тик күп очракта ветеринария таләпләре бозыла. Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән районга бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел. Эшмәкәр-ветеринар теркәү таныклыгы булганда гына мондый...

Соңгы вакытта төрле төбәкләрдән терлекләр алып кайтып сату белән шөгыльләнүчеләр ешаеп китте.
Башкортстан, Орен­бург­тан атлар, Киров, Ма­ри өлкәсеннән бо­зау­­лар ташыйлар. Тик күп очракта ветеринария таләпләре бозыла. Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән районга бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел. Эшмәкәр-ветеринар теркәү таныклыгы булганда гына мондый эшчәнлек белән шөгыльләнә ала. Ул сатып алган терлекнең 1нче ветеринар белешмәсе булырга, анда нинди прививаклар ясалганлыгы күрсәтелергә тиеш.
Терлекне алып кайт­кач, эшмәкәр аны бер ай ветеринария табибы күзәтүе астында карантинда тотарга бурычлы. Бернинди чир табылмаса, аңа 4нче ветеринария белешмәсе бирелә һәм инде ул сату белән шөгыльләнә ала. Сатып алганда малларның ветеринария белешмәләрен сорагыз. Югыйсә, аларны алып кайткан көндә үк сатарга чыгаралар. Андый терлекләрнең 2-3 атна үткәч авырый башлау очраклары бар. Тиешле тикшерү үтмәгән маллар белән лейкоз, туберкулёз, түләмә (сибирская язва), лептоспироз, мик­роспория (стиргущий лешай) кебек йогышлы авырулар ияреп кайтыр­га мөмкин.
Терлек авырып үлгәч кенә искә төшә, әмма соң була инде. Шуңа сатып алучыларга уяурак булыр­га кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев