Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укытучысы Сингапур хакында сөйләде

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы "Educare" компаниясе белән берлектә, "Укытучыларның укыту сыйфатын күтәрү" проекты кысаларында, республиканың төрле мәктәпләреннән бер төркем укытучыны әңгәмә нигезендә һәм имтихан бирдереп сайлап алып, Сингапур иленә юллады.

Алар арасында Олы Әтнә мәктәбе мөгаллимәсе Галия Салих кызы Минһаҗева да бар иде. Аның белән шул хакта сөйләштек һәм мин уйга калдым. Ул сөйләгәннәрне бәян итү өчен тулы бер газета да җитмәс. Шуңа күрә, истәлекләре, халык өчен кызык тоелган мизгелләр белән үзе уртаклашыр әле дигән фикергә килеп, газета укучыны Сингапур иле белән өстән генә булса да таныштырып узарга булдым.

"Могҗиза ул!" - ди мөгаллимә. Халкы елмаеп кына тора, ихлас күңелле. Теләп, хәтта ишарәләр ясап ярдәм итәләр. Инвалидларга, өлкәннәргә, аеруча коляскадагыларга игътибар зур - этеп йөриләр, нәрсәдер алганда алар белән киңәшәләр.

Дөньядагы иң-иңнәрнең барысы да монда, халыкның шат булуы шуның белән дә бәйле, күрәсең. Дәүләтне социаль тормышка йөз белән борылган дияргә була. Чөнки, бик күп әйбер яки хезмәт бушка, яисә, бик арзан. Дөрес, түләүлеләре дә бар. Әмма бушка дигәннәрен күргәннән соң, аларын күз алдына да китереп булмый. Ә Галия Минһаҗева бушка дигәннәрен бәян итте. Кыскасы, биредә - могҗиза!..

Дәвамын газетадан укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшәеш