Аллаһ илчесе.... - "Әтнә таңы"
Замананың нинди сулыш белән яшәвенә карамастан, дөньяда бер нәрсә үзгәрешсез кала. Ул кешенең дөньяга килүе. Нинди генә яңа технологияләр уйлап тапмасыннар, адәмнең тууы кешелек барлыкка килгәннән бирле бер төрле. Хатын-кыз тулгак ачыларын кичереп, үләм-үләм дигәндә генә баласын якты дөняга тудыра, ә янында кендек әбисе кадерләп баланы кулына ала. Әйе, кендек...
Замананың нинди сулыш белән яшәвенә карамастан, дөньяда бер нәрсә үзгәрешсез кала. Ул кешенең дөньяга килүе. Нинди генә яңа технологияләр уйлап тапмасыннар, адәмнең тууы кешелек барлыкка килгәннән бирле бер төрле. Хатын-кыз тулгак ачыларын кичереп, үләм-үләм дигәндә генә баласын якты дөняга тудыра, ә янында кендек әбисе кадерләп баланы кулына ала. Әйе, кендек әби дип язу бүгенге заманга туры килмәсәдә, иң авыр минутларда янда булган кадерле шәфкать туташларына яратып, олылап шулай дип дәшәсе килә. Заманында авылларда алардан да изгерәк кеше булмаган. Ниндидер бер бөек көч җибәргән аллаһ илчесе кебек кабул ителгән. Җомга саен аның хәлен белеп күчтәнәчен биреп торганнар. Бакый дөняга күчкән булса, рухына багышлап дога кылганнар. Кендек эбисе дип әйтүгә башлангыч классларда укыганда ук булган кызыклы вакыйга искә төшә. Балалар арасында мактану булмыйча калмый, бигрәктә бер-береңә ачу килгәндә. Менә шундый вакытта классташым Гүзәл бер сүз белән авызны томалап куя иде " Минем кендек әбием бар". Әлбәттә минем кендек әбисе дә бар, тик районда. Ә классташым Гүзәлнең кендек әбисе безнең авылда. Данлыклы көмешче Хәбибрахман бабайның җәмәгате, матур алка тагар өчен безнең колакларны тишүче Мөкәрәмә апа иде ул. Аның йомшак куллары, ягымлы тавышы әле дә куңелне җылытып тора. Без балалар һәрвакыт аның янына барырга, сөйләшергә тырыша идек. Мөкәрәмә апа безнең килгәнгә сөенеп башларыбыздан сыйпый, тәмле прәнек-печеньелар белән сыйлый иде. Олысына-кечесенә яхшы мөгалләмә күрсәткән Мөкәрәмә апада, Хәбибрахман бабайда, икенче баласын авылда тапкан Кифая апа да якты дөньяда юк инде, аларга сүзләребез дога булып барып ирешсен. Ә менә кендек әбиләрнең шундый эчкерсез,саф куңелләре йөрәк түрендә уелып калган. Авылда кенедек каны тамган классташым бездән һәрвакыт бер башка өстен булды. Гаяттә яхшы хәтерле, искиткеч зиһенле бала булып үсте ул. Мәктәпкә кергәндә үк тапкырлау таблицасын тулысынча яттан белә иде. Аның укымышлылыгы әрәм булмады ул бүгенге көндәдә авылыбызның горурлыгы, Казан дәүләт Университетында студентларга белем бирә, профессор дәрәҗәсенә күтәрелде. Классташымның шундый башлы булуын мин гел аның авылда тууына бәйли килдем. Мөкәрәмә апаның баланы үзе белгән генә шифалы, догалы сулар белән коендыруы күз алдына килә иде. Еллар үткән саен аның нинди зур батырлык эшләвен аңлыйм. Кызганыч авылыбызның кендек әбисе турында күбрәк мәгълүмат туплап калмаганмын. Башлангыч класс вакыйгаларыннан соң, мин гел әнидән үземнең кендек әбисе турында сорашып башын әйләндерә идем. Мәрзия апа турында әни бик яратып сөйли. Олы яштәге шәфкать туташын гел изге сүзләр белән искә ала.
Авылларда инде кендек әбиләредә юк. Гомумән, бу эшне башкарырдай кешедә табып булмас иде. Чөнки сыер бозаулаган вакыттада хафага төшеп бетәбез, күрше - тирәне чакырабыз. Бүгенге көндә һәрберебез мода артыннан куа. Үз асылыбызны югалтып яшибез. Кемнеңдер хөрмәт итү, аның рухына багышлап дога кылу бик сирәк күренеш. Каядыр ашыгабыз. Кендек әбисе дигән төшенчә дә телебездән төшеп калды. Кызганыч. Ләкин кеше тормышы туудан башлана. Ә туганда сине тәүге тапкыр кем кулына алды икән. Бу хакта уйлаганыгыз бармы? Мөгаен, һәр хатын-кыз иң авыр минутларында янында кем булуын хәтерлидер. Ә мин аларның һәрберсен күңел түрендә саклыйм. Әле дә хәтердә, тәүге тапкыр, әни булуым. Һәр авырту курку катыш көтү булды. Көтү белән нарасыеңны кулга алу өмете иде. Ә күңелдә тагын бер теләк: "Исән-сау тапсам иде, балам сау-сәламәт тусын иде." Ул вакытта кап - кара чәчле, ак битле улымны кулыма алырга Мөнирә Муалифовна һәм Халидә апа ярдәм итте. Тәҗрибәсез әнинең һәр адымы алар күзәтүе астында башкарылды. Икенче улымның якты дөньяга аваз салуы дабүгенгедәй күз алдымда. Янымнан бер минутка да китмәгән Айгөл ханымның батырлыгына чын күңелдән сокландым мин. Менә шундый булган икән алар изге күңелле, батыр кендек әбиләре. Менә кайда икән ул үз эшенең остасы. Өченче баламны тәҗрибәле әни буларак тынычрак кабул иттем кебек. Һәр авырту шулай булырга тиеш дип уйлавыма да 8 ай булган инде. Кулымда кечкенә кызым. Ә ул вакытта янымда 5-6 кеше, кайсын саныйм икән. Кайсын гына әйтсәмдә берәрсе онытылып калыр сыман. Бүгенге көнгә кадәр аларның һәрберсенә рәхмәт әйтәм. Үз эешенең остасы, тәвәккәл, тәҗрибәле Әлфия Муалифовна, итагатьле, җаваплы Раушания ханым, йомшак куллы яшь врач Зөхрә Равилевна, башымнан сыйпап көч өстәп торучы Нина апа, һәр чак булышырга әзер торучы Фәния апа мең-мең рәхмәт сезгә. Ә бит өч баламны тудырган вакытта һәрберсенең үз авырлыклары, кыен хәлләр дә булды. Ләкин шушы изге күңелле, йомшак куллы ханымнар ярдәме белән һәр балам сау-сәламәт булып дөньяга килделәр. Ничек аларга рәхмәт әйтмисең дә, соклану хөрмәтләү хисләре белән искә алмыйсың инде. Балаларны көн саен барлап, хәлләрен белеп торучы Диләрә Ринатовна, бөтен гомерен шушы эшкә багышлаган Гөлфия, Әлфия апаларның файдалы киңәшләре, ярдәмнәре әле дә күңел турендә. Бүгенге көндә дә алар минем өчен илахи бер зат сыман. Ходай Тәгалә белән ана арасындагы арадашчы кебек.
Әйе, безнең районның бала тудыру бүлегендә үз эшләрен намус белән башкаручы ханымнар эшли. Үз эшләрен күңел биреп башкарган ханымнарга сокланмый мөмкин түгел. Аларның һәрберсенә ихлас рәхмәтемне белдереп, бәйрәмнәре белән котлыйсы килә. Кеше хәтле кешене дөньяга тудырырга ярдәм итүче шәфкать туташлары сау-сәламәт булсыннар.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев