Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аллаһ сузен кеше аңына салучы мөгаллимәбез – Люция абыстай - "Әтнә таңы"

Аллаһ сузен кеше аңына салучы мөгаллимәбез - Люция абыстай. "Сезнең хәерлегез шул кешедер, кем Аллаһ кануннарын, Коръәнне өйрәнеп, шуны кешеләргә җиткерсә", - дигән пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа (с.г.в.). Шул саваплы эш белән Бәрәскә авылында шөгыльләнүче остазыбыз Люция апа мине мәчеткә укырга чакыргач, куанып төштем. Күптән дини белем аласым килә иде, вакыты...

Аллаһ сузен кеше аңына салучы мөгаллимәбез - Люция абыстай.

"Сезнең хәерлегез шул кешедер, кем Аллаһ кануннарын, Коръәнне өйрәнеп, шуны кешеләргә җиткерсә", - дигән пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа (с.г.в.). Шул саваплы эш белән Бәрәскә авылында шөгыльләнүче остазыбыз Люция апа мине мәчеткә укырга чакыргач, куанып төштем. Күптән дини белем аласым килә иде, вакыты әле җиткән икән.

Люция абыстай белемле остаз, безгә дөнья вә ахирәт тормышын өйрәтә. Ул белемне акча өчен дә, дан өчен дә түгел, Аллаһ ризалыгы өчен дип бирә. Остазыбыз мәчеттә атна буенча 3 төркем белән эшли: без, башлап өйрәнүчеләр - 7 кеше, Коръән укуны дәвам итүчеләр - 6 кеше һәм мәктәп балалары.

Мөгаллимәбез бик таләпчән, кешелекле, авыр вакытта җор теле белән күңелне күтәреп җибәрә. Миңа Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән уку бик авыр бирелде, бик тырыша торгач кына иптәшләремне куып җиттем. Люция апа бер дә ачуланмады, "газап чигеп өйрәнсәң савабы зуррак була", - дип әйтеп, укырга җиңелрәк булыр дип, миңа үз Коръәнен бүләк итте. Аллаһның рәхмәте яусын аңа.

Абыстаебыз Люция апа башта гарәп хәрефләрен, аннан соң кыска сүрәләрне гарәпчә тәҗвид кагыйдәләре белән укырга өйрәтте. Намаз эчендәге зекер һәм догаларны ятлап бетергәч, намаз уку тәртибен, кагыйдәләрен өйрәндек.

Мөселман кешесенең әхлагы нинди булырга тиеш, җәннәт һәм җәһәннәм, пәйгамбәрләребезнең тарихы, хәрәм һәм хәләл турында бик матур вәгазьләр сөйләде безгә абыстаебыз. "Динле кеше - иманлы кеше. Иман - кешенең бәхете, ныклыгы, ышанычы. Иманы булмаган кеше бозыклык эченә кереп бата, аның Аллаһ кушканнарны үтәргә көче дә, ихтыяры да җитми. Иманлы булыгыз, Ходайның яраткан бәндәсе булырсыз!"- дип өйрәтә безне мөгаллимәбез.

Китап киштәмдә, иң кадерле урында әниемнең истәлеге - изге Коръән саклана. Әнине сагынганда, аның куллары тоткан бу битләрне сыпырып, китап эченә тыгып куйган язуларны укыйм. Берсендә "562 нче бит. Тәбәрак" дип язган. Әле күптән түгел бу сүрәне Коръәннән кызым Алия генә кычкырып укый иде. Аны да 4 - 6 сыйныфларда Люция апа укытты. Мин дә шул бәхеткә ирештем, Ходайга шөкер.

Дингә йөз тотуда дөрес юл күрсәткән остазыбыз хаҗия Мөхәммәтгали кызы Люция апага олы рәхмәтебезне әйтеп, аңа җан тынычлыгы, сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, Әдһәм хаҗи белән тигез һәм бәхетле яшәүләрен телибез. Кылган изге гамәлләренең әҗер - савапларын бу дөньяда да, ахирәттә дә күрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев