Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аллаһы Тәгаләдән бүләк ул!

Остаз Аллаһы Тәгаләдән бүләк ул! Рафисә апа Фазылҗанованы мин кайчандыр дүрт мәхәлләсендә дүрт мәчете гөрләп эшләгән, борынгы Күәм авылының бүгенгесенә Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге дип саныйм. Сер түгел бит, һәрбер авылны манарасыннан азан яңгыраган, бер дигән мәчетләр бизәп тора. Ни кызганыч, Аллаһ йортлары кайбер авылларыбызда нәкъ менә шул авыл бизәге...

Остаз

Аллаһы Тәгаләдән бүләк ул!

Рафисә апа Фазылҗанованы мин кайчандыр дүрт мәхәлләсендә дүрт мәчете гөрләп эшләгән, борынгы Күәм авылының бүгенгесенә Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге дип саныйм. Сер түгел бит, һәрбер авылны манарасыннан азан яңгыраган, бер дигән мәчетләр бизәп тора. Ни кызганыч, Аллаһ йортлары кайбер авылларыбызда нәкъ менә шул авыл бизәге булудан әлләни ерак китә алмыйлар.

Күп вакытта буш, хәтта бикле торган мәчетләребез дә азмыни тирә-як авылларда?! Биш вакыт намазга мөселманнарны җыя алган, шуның өстәвенә дин сабаклары да укытылган мәчет - ул инде купшы бизәк кенә түгел, авылны хак юлга өндәүче, әдәп-әхлак нигезләрен калебләргә сеңдерүче рухи көч тә. Моңа кадәр яшәп киткән динле-денле авылдашларыбызның ихлас догалары кабуллыкка бер ишарәме, Раббыбыз каршында бүгенгеләрнең изгелеге булганмы - моның сере безнең акыл ирешерлек түгел, шулай да гади авыл тормышы белән яшәгән Рафисә апа Фазылҗанованың күңеленә дин сабаклары алу хыялы да, нәкъ шул мизгелләрдә күрше авылдагы кодагые Найлә абыстайның өзми-куймый, дин юлына басарга, тәҗвид белән Коръән укырга өйрәнергә чакыруы да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән эшләнгән дими, ни диярсең?

Кодагые кул астында башлангыч дини белем үзләштергәннән соң да күңеле тынычланмый аның. Берән-сәрән авылдашларының дин сабаклары бирүне үтенүе янә уйга сала. Үзең уку бер әйбер, ә кешегә Аллаһы Тәгалә риза булырлык итеп Коръән укырга өйрәтү зур җаваплылык ләбаса! Әнә шул вакытта йөрәгендә мәдрәсәдә уку теләге туа да инде аның. Зур конкурслардан үтеп, имтиханнар биреп, Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга керә. Бу урында тормыш иптәше Алмаз абыйга да рәхмәт әйтергә кирәктер. Кырыкмаса-кырык мәшәкатьле авыл тормышын, хуҗалык эшләрен, гаиләңне калдырып, хатын-кыз башың белән берничә атнага укырга чыгып кит әле! Зарланмый Алмаз абый, алай гына да түгел, Рафисә апаны Казанга укырга да машинасы белән илтеп куя, алып кайта. Алланың рәхмәтләре булсын үзенә. Әнә шулай мәдрәсә тормышы башлана Рафисә апаның. Бераздан Күәм мәчетендә дин сабаклары укытуны да оештырып җибәрә. Беренче елларда өлкән яшьтәге әби-апалар килсә, соңрак яшьләр дә тартыла башлый. Гарәп әлифбасын, тәҗвид кагыйдәләрен, Коръән укырга, намазга өйрәнү мөмкинлеге - авыл өчен әйтеп бетергесез бәхет бит бу, аңлаган кеше өчен, әлбәттә.

Күәм авылын бер тапкыр булса да күргән кеше белә: авыл бик таралып урнашкан, бер очыннан икенче очына кадәр әллә ничә чакрым. Рафисә апаның өеннән дә мәчеткә кадәр шактый ара. Инде менә дистә еллар шул чакрымнарны көн саен диярлек җәяүләп үтә ул. Ничек күңеле үсә икән, ничек армый икән бу Рафисә апа дип, бер генә уйламаганмындыр. Мөгаен, Аллаһы Тәгалә изгелек-игелек юлында мидәт-куәтен дә, рух ныклыгын, тырышлыгын, сабырлыгын да бирәдер үзенә. Әле дә хәтерлим, 2013 елның кышында без дә - ике дистәгә якын "яшь" шәкертләр мәчеткә җыйналдык. Үсмер чак түгел, беренче карашка борылмалы бизәкләрне генә хәтерләткән гарәп хәрефләрен, аннан да бигрәк тәҗвид фәнен ничек өйрәнергә? Укый белми аптырап торсак, остазыбыз шелтәләп ташлап, оятка калмабызмы? Әйе, әйе, барыбызда да булды андый уйлар. Тик юк, шикләребез урынсыз булып чыкты. Әлифне таяк дип тә белмәгән без наданнарны шулкадәр сабырлык, кешелекле мөнәсәбәт белән укытты Рафисә апа. Аз гына уңышыбызга да бездән дә артык сөенеп, мактап, үсендереп биргән сабагының җимешләре озак көттермәде. Коръәнне ачып уку, калебеңне сафландыру үзе ни тора бит, Аллаһы Тәгалә риза булсын. Авылыбызның сөенече булган Ленар хәзрәтебез дә Рафисә апаның шәкерте, бүгенге көндә Казанда мәдрәсә белеме ала. Остазыбызның шәкертләре арасында дини йолаларыбызда, Коръән ашларында абыйстай, мулла вазыйфасын башкаручылар бар. Кайбер авылларда мәетне күмгәндә дә хәзрәт, абыстай булмаганын, күрше авыллардан зар-интизар булып, дин әһелен эзләп йөрүләрен ишетеп торабыз, ләбаса. Күәмдә, Аллага шөкер, бүгенге көндә ике өйнең берендә намазлы, Коръән укучы дин кардәшләребез яши. Бу бит Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Рафисә апаның тырышлыгы.

Үзе ул болай әйткәнне бик ошатып та бетерми, Аллаһ теләмәсә, мин тырышып кына беркемне дә дин юлына басытырып булмас иде ди. Әлбәттә, шулай. Әмма гомер бакый татар халкының милли үзаңы, дине, теле фидакарьләр кулында булганын да онытып бетермик. Гомеренең алты дистәсен түгәрәкләгән хатын-кыз, бер уйласаң, кадерле хатын, яраткан әни, сөекле әби булып, үз казанында гына кайнаса да гаеп булмас иде... Ә Рафисә апа шушы вазыйфаларыннан тыш та күпме хезмәт башкара. Авылыбызны динле, әдәпле-әхлаклы итеп күрергә хыялланган хаҗиябез әлеге юлда көчен дә, вакытын да, кайчакта сәламәтлеген дә жәлләми. Шәкертләре арасында күрше-тирә авыллардан да килүчеләрнең күп булуы аның Күәмдә генә түгел, бөтен Әтнә төбәгендә абруе хакында сөйли. Дөньяга башкача карарга өйрәткән, Коръән нурына бәгырьләргә үтәргә булышкан остазыбызга Аллаһы Тәгаләнең олы рәхмәтләре, әҗер-саваплары ирешеп, тән сихәтлеге, рух ныклыгы, гаилә иминлеге булып әйләнеп кайтсын иде. Дистә еллар эчендә инде йөзләр белән исәпләнгән шәкертләре аңа әнә шундый теләктә кала.

Гөлүсә Батталова,

Күәм авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев