ТҮБӘН ШАШЫ ӘЛМӘНДӘРЕ
Әкрен генә туган авылым урамы буйлап атлыйм. Татарчалап эшләнгән "урыс" капкалары, киек каз юлыдай тезелгән матур, нык йортлар, шыгырдап торган бүрәнәдән салынган ак мунчалар...
Авылларны бетүгә бара дип, чаң сугалар. Бу кадәр матурлык, мул тормыш кая бетсен ди ул, бетми авыл!
Янәдән күзләрем яратып, челтәрләп эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, кәрнизләргә текәлә. Алар, гүя, миңа бабам күзләре белән карыйлар, бабам йөзе белән елмаялар кебек! 80ен тутырып килгән Равил бабамның йорт-ихата тирәсендә кайнашып йөргәнлеген дә беләм, югыйсә, ә шулай да аның ихлас карашы мине туган авылым башыннан ук каршы ала.
Түбән Шашы авылында туып, бәбкә үләнле Ашыт суы буйларында печән чабып, көтү көтеп үскән, гомер буе шушы туфракта, шушы җирдә яшәгән бабам Равил Госман улы хакында нигә язарга булдым соң? Кем соң ул? Тау кадәрле эшләр башкарган зур җитәкчеме, миллионермы, дәүләт эшлеклесеме? Юк. Ул - гап-гади авыл карты. Әмма аның авылы өчен эшләгән гамәлләре, авылдашларына карата хәер-хаклы мөнәсәбәте, тормыш үрнәге - туган җиренә тамырлары белән береккәнлегенә, җанын-тәнен фида кылырга әзерлегенә олы бер мисал. Бабам - данлыклы балта остасы, ташчы. Авылдагы һәрбер йорт аның балта тавышын, йөрәк тибешен хәтерли булыр. Өй кыеклары, кәрнизләр аның күз карашларын саклыйдыр. Авылыбызның ике катлы урта мәктәбе, мәдәният йорты, хуҗалык идарәсенең һәр кирпеченә аның кул җылысы сеңгәндер. Авылымның киләчәге - шушы мәктәп диварларында, рухы - мәдәният учагында, дип уйлагандыр бабам аларны салганда. Бисмилласын әйтеп, изге теләкләрен кабатлап башлагандыр эшен. Тәгаен шулайдыр. Йортлар ерактан ук балкып торсын, бу гүзәллекне ташлап, яшьләр ерак калаларга чыгып китмәсен, туган нигезләрендә төпләнсен дигәндер...
Инде шактый таушалган-саргайган, шулай да пөхтәләп җыелган, заманында зур төзелешләрдән соң бирелгән мактау грамоталарын кадерләп саклый бабам. "Монысын мәктәп салгач бирделәр, ә бу - клуб ачылганда..." - дип сөйли ул, үзе исә җыерчыклы куллары белән әледән-әле алдында яткан кәгазьләрне сыйпаштыра. Аның өчен алар грамота гына түгел, юк, ә авылы алдында йөз аклыгы, нәсел-ыруы каршындагы үтәлгән бурычы, киләчәккә әйтеп калдырачак васыяте сыман.
Шунысы шаккатыра - мәктәпнең 7 классыннан тыш, башка белеме юк бабамның. Төзелеш институтлары да бетермәгән, архитектор да түгел ул, төзүче дә. Ә аның салган биналарындагы төгәллек, зәвык - исең китәр! Хәтерлим әле, чын татар авылын күрәсебез килә, дигәч, моннан берничә ел элек башкалабыз кунаклары - кытайларны безнең авылга алып кайттылар. Авыл катыгы, татар бәлеше белән бергә алар татар өйләренә дә сокланып киттеләр.
...Еллар үзенекен итә: Равил бабамның да бүген чәчләре чаларган, маңгайларга вакыт үз буразнасын салып үткән, көч-егәрлек тә инде ул кадәр түгел... Ә шулай да бабам - Түбән Шашының Әлмәндәр карты - авылына бик кирәк әле! "Равил абый, Аллага тапшырып, йортка тотынмакчы идек, килеп, киңәшеңне генә биреп кит әле!" "Равил абый, коралларыңны китергән идем, рәхмәт яусын, кая куйыйм?" "Равил абый, ни бит..." "Равил абый!.." Әнә шулай улы-килене, оныклары, Венера әбиебез белән гөрләшеп яшәп яткан, заманында сугышын да, ачлыгын, әтисезлек ачысын да кичергән бабабыздан авылдашлар өзелми. Тиздән, бик тиздән Равил бабайның 80 яшьлек гомер бәйрәменә балалары, онык-оныкчыклары, кияү-киленнәре туган нигезгә җыелыр. Аларда да бабай тәрбиясе - комбайнчылар, укытучылар, сыер савучылар, зоотехниклар, балта осталары, ташчылар - берсе дә югалмаган, тормышта үз юлын тапкан кешеләр!.. Нәселебезнең имән агачы - Әтиебез, Бабабыз, Дәү бабабызга иң олы теләгебез - сәламәтлек, озын гомер булыр. Үз куллары белән корган бәхетле язмышыннан канәгать була белгән, туган туфрагын, газиз ызаннарын, рәшәле офыкларын бернигә дә алмаштырмаган кадерле кешебезгә 100гә кадәр яшәргә насыйп булса иде. Бер йодрыктай биш баласы, 14 оныгы, 15 оныкчыгы аңа әнә шул теләктә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев