Бер ай элек башланган ялган шалтыратулар дулкыны безнең Татарстанны да чикләп узмады. Магаданнан алып Калининградка чаклы булган географияне үз эченә алган әлеге шалтыратуларның, шөкер, берсе дә дөрес булып чыкмады, әмма әлеге "шаярышны" оештыручылар азмы-күпме күләмдә үз дигәннәренә ирешкәндер кебек.
Әлеге хәлнең алдан әзерләнеп, уйлап эшләнгәненә берәү дә шикләнмидер, берле-икеле генә очрак түгел бит, аның беренче ике атнасында 45 эре шәһәрдә 1200дән артык шундый шалтырату булган, 470 мең кеше эвакуацияләнгән, күрелгән зыянның суммасы да шактый. Әмма бөтен мәшәкать саннарда һәм сумнарда гына түгел. Ялган шалтыратучылар нәкъ менә кешеләрне куркыту, аларның психик халәтен үзгәртү, бу хәлне кабатлый бара торып, битарафлыкка китерү өчен эшли, ди белгечләр. "Терракт" сүзен ишетүгә күбебезне курку биләп ала, югыйсә түбәдән төшкән боз, машина астында калып үлүчеләр күпкә артыграк. Зур масштабтагы һәлакәтләрдән соң җәмәгатьчелектә туган массакүләм курку хисе бер айдан соң кими, әгәр аны ныгытып торучы булмаса. Бер ай дәвамында киеренке халәттә тотылса, соңга таба кеше битараф була башлый, ә менә "тагын шул инде, туйдырды" дип пошмас хәлгә җиткәндә генә шартлаткыч чынлап та булып куйса?
Бу хәлләр кешеләрне бераз уйландырырга тиеш кебек, әмма Казандагы эвакуацияләрнең фотоларын карасаң, берәүләрнең ашыкмый-кабаланмый гына борыны белән телефонына төртелеп баруын, икенчеләрнең елмаешып бинадан чыгып килүен күрәсең, әйтерсең лә укытучы авырган да, контроль эш булмый бүген. Борчылган, җитди йөзләр дә күренгәли, әмма күп түгел. Нишләргә тиеш соң без? Битарафлык, "минем өем кырыйда"лык ныклап кереп утырган инде үзаңыбызга, тирә-юньдә нәрсә барлыгын да күрмибез, үзебезгә кагылмаса, ник шунда тәгәрәп китми дөньясы.
Икенчеләре, киресенчә, бөтен нәрсәдән шикләнеп, һәркемнән "террорчы" ясый башлавы бар һәм алар файда эшлибез дип уйлыйлар. Әйтик, берәр әби кибеттә хуҗасыз калган янчык күреп, полициягә шалтырата. Дөрес адым, әмма күпме бездә шундый әбиләр һәм хуҗасыз янчыклар! Һәркайсы шалтырата башласа? Артыгын кылану да файдага түгел, мондыйлар белән психологлар һәм психиатрлар эшләргә тиеш. Ә провокаторлар, коткы таратучыларга җаваплылыкны тою гына ярдәм итә ала. Куркынычлык турында ялган мәгълүмат таратучыларның башларыннан сыйпарга берәү дә җыенмый - моның өчен өч елга хәтле иректән мәхрүм итү каралган: шалтыратуы ялган булса да, җәзасы - чын! Депутатлар хәзер иректән мәхрүм итү срогын биш елга, штраф күләмен 500 меңгә чаклы арттыру турында фикер алыша. "Телефон террорчылыгы" өчен АКШның төрле штатында төрлечә җәза бирү каралган, Массачусетста иректән мәхрүм итеү срогы егерме елга хәтле җитәргә мөмкин. Моңардан тыш 50 мең доллар күләмендә штраф һәм шалтырату нәтиҗәсендә күрелгән бөтен зыянны капларга кирәк. Франциядә ун ел срок һәм штраф, Кытайда - 5 елга чаклы.
Әлеге хәлләрне башкаручылар махсус хезмәтләрнең эшләү тәртибен өйрәнеп, аларның көчсез якларын ачыклауны максат итеп куя, диючеләр бар, бу аларга чын террактларны әзерләү җиңел булачак. Икенчеләре шалтыратуларга читтәгеләрнең катнашы юк, ә ил эчендәгеләр эше дип белдерә, эчтән торып халык арасында коткы тарату, тотрыклылыкны бетерү өчен эшләнә дигән фикердә. Шундый заманда яшибез - һәркем акыл сатарга омтыла, алучысы бармы-юкмы, ул турыда уйлаш юк, кемне тыңларга да, кемгә ышанырга белмәссең. Ничек булса да, әбиләр әйткәнчә, алны-артны карап йөрергә инде, сакланганны саклармын дигән бит.
Фото: pravda.ru
Нет комментариев