Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җан җылыгыз өчен рәхмәт!- "Әтнә таңы"

Бүген иртән кичәге бәйрәмебездән соң калган әйберләрне җыештырырга дип, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасының ишеген ачып кердек. Элекке редакторыбыз Марат Хәбибуллин: "Менә хәбәрчеләрегез язып та өлгергән инде кичәге юбилейны, шуны гына сөйләшәләр. Түзә алмадым кичә төнлә яздым, бүген иртәнге 5 тә торып күчердем ди әнә...", дип каршы алып,...

Бүген иртән кичәге бәйрәмебездән соң калган әйберләрне җыештырырга дип, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасының ишеген ачып кердек. Элекке редакторыбыз Марат Хәбибуллин: "Менә хәбәрчеләрегез язып та өлгергән инде кичәге юбилейны, шуны гына сөйләшәләр. Түзә алмадым кичә төнлә яздым, бүген иртәнге 5 тә торып күчердем ди әнә...", дип каршы алып, ак кәгазь бите сузды. Ул да түгел, әлеге бинаны җыештыручы уңган хатын-кызларыбыз алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Урамга чыккач та, туктатып фикерләрен җиткерүчеләр булды, хәбәрчеләребез дә шалтыратты. Ленин исемендәге күмәк хуҗалыгы рәисе Илгиз Вилдан улы да иртән шалтыратып, кабат рәхмәтләрен әйтеп фикерләрен, кичә әйтә алмаган сүзләрен әйтте. Хәрби комиссар да элемтәгә чыкты. Баш табиб Азат Харис улы да котлады. Күрше район мөхәррирләре дә шалтыратты. Барысы да бик җылы фикерләрен кабат әйтеп үттеләр. "Үткәнне онытмаган, мөхтәрәм җитәкчеләребезне кабат сәхнәгә чыгарган өчен дә бик күңелебез булды, нәрсә эшләгәнегезне үзегез дә аңлап бетерә алмыйсыздыр әле, тәэсирләрдән айнып булмый...", -диләр алар.

Барыгызны да дулкынланып тыңладык, шундый ихлас булганыгыз өчен Сезнең үзегезгә рәхмәт әйтәсебез килә. Җырчыларыбыз бер җыр җырлар өчен ашыгыч эшләрен ташлап кайтып, җырлап бетерүгә киткән Алсу Хәбибуллина, тамаша залында, аннан соң ресторанда тулы концерт программасын күрсәттеләр дисәк тә була -Алсу һәм Азат Фазлыевлар, "Безнең кечкенә генэ уңышыбызны да зур итеп халыкка җиткереп, безгә кирәк урында юл күрсәткән газета бит сез", дип ресторанга булса да кайтыйм дип кайткан, җырларын бүләк иткән Зөлфәт Фәхретдинов, тамашачыларга бәйрәм ясаган Руслан Галимуллин, Гөлүзә Сираҗиева, Фаил Сәфәров, Рәдис Фәйзрахманов, "Алчәчәк" бию коллективы, биюче, булачак журналист кызыбыз Диләрә Батршина, чыгыш ясаучы һәркемгә без чиксез рәхмәтле. "Бу артистларга бик күп түләгәнсездер инде", дип сораучы кунакларга аларның безгә бәйрәм ясап, бушка эшләүләрен әйткәч ышанмадылар да бугай. "Әтнәләр сокланырлык, ничек шулай яши беләләр, бездә тамаша залларына халыкны мәҗбүри дә китереп булмый, ә сезнекеләр зал тутырып килгән, һәркайсы үзенең рәхмәтен әйтеп китте ", - дип сокланды күршеләребез. Без дә үзебезнекеләр белән горурландык. Зөлфәт Фәхретдинов әйткәнчә, "Без бер-беребезгә кирәк, бергә яшик!"

Олы Әтнә авылында яшәүче газета укучыбыз Ризәлә Шәймәрдәнованың хатын тулысы белән язам. Сез дә укыгыз.

" Өйлә вакыты авышып, сәгать берләр тирәсендә эш урыныма килдем. Артымнан ук "Әтнә таңы" хезмәткәрләре театр бинасы эченә үттеләр. Үзләре бик дулкынланалар, бүгенге булачак бәйрәм өчен борчылулары йөзләренә чыккан. Минем төбәлеп карап торуымны күргәч, дулкынлануларын яшермәделәр. "Сценарий бик әйбәт үзе, тик без сәхнә кешеләре түгел, башкарып чыга алырбызмы, артистларыбыз кайтып өлгерерме, репетиция дә ясап карамадык бергәләп", - диләр.

Менә түземсезлек белән көтеп алган минутлар җитте. Сәгать 3 тә залда халык күп иде инде, кунаклар да килде, кайтасы кайтты. Һәркайсыбыз дулкынланып бәйрәмнең башлануын көтә. Һәм ул башланды. Сәхнәгә театрыбыз артистлар Дамир, Сиринә, Рамазан чыгып 1990 еллардагы халыкның фикерен җиткерделәр. Ул да түгел, барыбызның да исен алып, Татарстанның атказанган җырчысы, Әтнә кызы Алсу Хәбибуллина чыгып, Әтнә җырын башкарды. Рәхәт булып китте. Аның артыннан берсеннән берсе чибәр, матур, гүзәл, батыр кызлар-егетләр, икенче төрле әйтсәк, "Әтнә таңы" хезмәткәрләре чыкты. Гөлүсә Батталова матур итеп башлап, аларны чакырып чыгарды. Тантаналы өлеш башланды. Бүләкләр, котлаулар, кунаклар сүз алды. Ул да түгел Сүрия ханым Мингатина 25 ел дәвамында газета белән берлектә эшләгән хәбәрчеләрне сәхнәгә чакырды. Гәҗит битләрендә мәкаләләрен укысак та, күбесен белмәгәнбез икән, газетаның хәбәрчеләрен күрү дә насыйп булды бәйрәм сәхнәсендә.

Шул 25 ел эчендә араларыннан бакыйлыкка күчкәннәре дә байтак булып чыкты. Бу кичә алар рухына да дога булып барып ирешер, иншаллаһ. Араларында төрле буын кешеләре бар. Өлкән буын бик тә эчтәлекле, мавыктыргыч итеп искә алды"Әтнә таңы" коллективын. Аларның "Әтнә таңы" ххеззмәткәрләренә җиткергән җылы, рәхмәт сүзләрен ишеткәч, ирексездән күзгә яшьләр килеп утырды. Уйлап карасаң, 25 ел әллә ни күп тә түгел кебек, ә никадәр вакыйга, истәлекләр күз алдыннан үткәреп утырдык. Бәйрәм концерт номерлары белән бергә үрелеп барды.

"Әтнә таңы" коллективын юбилее белән котларга үз районыбыздан чыккан җырчы кызларыбыз, егетләребез, хуҗалык җитәкчеләре дә, күрше районнан каләмдәшләре дә килгәннәр иде. Аларның моңлы тавышлары да, тәбрикләүләре дә, котлаулары да бүгенге бәйрәмне җанландырып җибәрде. Юкка борчылганнар, юкка дулкынланганнар. Коллективта санаулы гына булуларына карамастан, бүгенге 25 еллык бәйрәмнәрен бик күтәренке рухта, мәгънәле, эчтәлекле итеп оештырганнар иде. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә, киләчәктә дә зур уңышларга ирешеп, яңа үрләр яуларга насыйп булсын."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев