“Апам васыятен үтәдем – күңелем тыныч”
76 яшен тутырып килгән Зүнирә апа Әхмәтова бүгенге көненә шөкер кылып, әнә шулай ди. Кышлау авылында алты балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Әтисен хәтерләми, сугышка киткәндә Зүнирә әле бишек баласы була. Сугыш җиле аларның гаиләсенә дә кагылмый калмый, өч туганы шул елларда вафат була. Үсеп буйга җиткән кыз башта фермада...
76 яшен тутырып килгән Зүнирә апа Әхмәтова бүгенге көненә шөкер кылып, әнә шулай ди.
Кышлау авылында алты балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Әтисен хәтерләми, сугышка киткәндә Зүнирә әле бишек баласы була. Сугыш җиле аларның гаиләсенә дә кагылмый калмый, өч туганы шул елларда вафат була. Үсеп буйга җиткән кыз башта фермада сыер сава, соңрак амбарда эшли. Тормыш иптәше Фидаил белән туйда танышалар. Егет армиягә алынгач, өч ел буена ике арада мәхәббәт белән тулы хатлар йөри. Хезмәтен тутырып кайтканнан соң, бер елга якын очрашып йөриләр дә, өйләнешеп тә куялар. Шулай итеп Кышлауның уңган кызы Яңа Өҗемгә килен булып төшә. Бер-берсенә гашыйк ике яшь йөрәкнең тормышы әнә шулай башлана. Сикәлтәләре генә бик текә була.
Уйламаганда, көтмәгәндә дисәм ялгыш булыр, күпмедер вакыт авыртып йөргәннән соң 34 яшендә Зүнирәнең бертуган апасы үлеп китә. Тормыш булгач, андый хәлләр еш очрый. Үлгән артыннан үлеп тә булмый. Тик менә аның дүрт баласы - дүрт кызчыгы ятим кала. Әти дигән кеше өчен гаиләгә караганда хәмер якынрак була шул. Хатын исән чакта абзар тулы мал тиз арада сатылып бетә, йорт-җирнең яме китә. Ахыры ир кызлары белән күршедә яшәгән әбисе йортына кайтып ава. Кызлар бигрәк тә кызганыч, иң олысы Рузиләгә яңа җиде яшь тулса, Резедасына биш яшь тирәсе, Гөлзирәсенә - өч, ә иң төпчек Рәмзиягә бер яшь тә ике ай гына була. Кызларның олыракларын Кенәр интернат мәктәбенә җибәрәләр. Өченчесе - әби тәрбиясендә. Ә нарасый Рәмзияне Зүнирә белән Фидаил үзләренә алып кайталар. Әнә шулай уйламаган җирдән, үзләренең балалары булмаган хәлдә әти-әни булып китә алар. Зүнирә апа мәрхүм апасы белән бәйле бер истәлекне күңел түрендә йөртә. Әле апасы исән чакта бер-бер артлы бала тапкан яшь хатынга авылдашлары бик аптырый. Янәсе, исерек иргә нәрсә дип бала табасың. "Зүнирәгә дип табам", - дигән була хатын ул чакта уенын-чынын бергә кушып. Мәрхүмкәйнең шул сүзләре чынга ашар дип кем уйлаган бит. Зүнирә белән Фидаил - яшьләр, шулай булса да җитди адымга баралар. Ә бит бер гөнаһсыз сабый язмышын үз кулыңа алып, аның киләчәге өчен кайгыртып, чын кеше итеп үстерү өчен күпме көч, күпме егәр кирәк?! Яшьләрнең карарын Фидаилнең туганнары да аңлап кабул итә. Шулай булмаса, әтисе белән әнисе эштә чакта балалар бакчасына йөргән Рәмзия качып күрше торган дәүәниләре йортына йөгереп кайтыр иде мени. Хәер, киң күңеллелек, кеше кайгысын үзенеке итеп кабул итү Фидаил абыйга кайдан килгән дисең. Шул әни тәрбиясе бит инде. Ярый да сабый Зүнирәнең үз туганы, каны белән дә, җаны белән дә якын. Тормыш иптәшен Зүнирә апа да мактап туя алмый.
"Бер-беребезне яратуыбыз, хөрмәт итүебез, Фидаилнең һәрчак ярдәмгә әзер булуы миңа көч бирде", - ди ул. Шулай булмаса, 41 ел сыер савучы булып эшли дә алмас иде.
Ел артыннан ел уза. Кызлар Кенәрдә интернат мәктәп ябылганнан соң, Казанга күчерелә. Интернат белән Яңа Өҗемдәге Зүнирә апалары өе арасында йөреп, буй җитәләр, үзләре теләгән һөнәр буенча белем алалар. Өченче кыз - Гөлзирә дә апалары янына барып урнаша. Бераз соңрак Рәмзия дә укып бетереп, Казанга китә. Дүртесе дә гаилә корып, балалар үстерәләр. Һәркайсын зурлап, кешедән ким итмичә, туйлар итеп бирәләр. Төпчекләренең инде оныгы да бар. Шәһәрдә яшәсәләр дә, үзләренә канат биргән йортны онытмыйлар. Кайтып, ярдәм итеп, хәлләрен белеп яшиләр. Аларның дүртесе өчен дә бу йорт туган нигезгә әйләнгән инде күптән. Юкка гына "Тапкан ана түгел, баккан ана" димиләр шул. Кайда гына булсалар да бу йортның җылысын күңел түрендә йөртә кызлар. Авыр чакларында, ярдәмгә мохтаҗ булганда да төп терәкләре - Әхмәтовлар.
Кайчандыр, үлем түшәгендә яткан апасы Зүнирәне үз янына чакырып, васыять әйтә. "Балаларны ташламагыз, берсе - марҗа, берсе - мари булып үсмәсен. Васыятемне үтәмәсәгез - мәңге риза-бәхил түгел", - ди. Кияве Фидаилнең: "Ташламыйбыз, борчылма, үзең генә терел", - дигәнен дә тыңламыйча, васыятен кабат-кабат әйтә. Шул әманәтне гомерләре буе үти Зүнирә белән Фидаил. Ятим балалар хакын хаклап, үзләре бала да алып кайтмыйлар. Шуларны кеше итүне уйлыйлар, үз балалары булса - ятимнәргә җан җылысы җитеп бетмәсен күзаллыйлар.
Әни... Барыбыз өчен дә якын, газиз, кадерле сүз бу. Зүнирә апа да һичшиксез, бу сүзгә лаек кеше. "Ата - беләк, ана - йөрәк", - дип элеккеләр бер дә белми әйтмәгәннәр. Киләчәге дә кадер-хөрмәттә, муллыкта, тигезлектә узса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев