Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арадашчы тел

Табигатьнең иң матур бер почмагында, Мари иленнән агып килүче Илләт елгасы буенда урнашкан урманчылар бистәсе - Наратлыкта берничә ел яшәргә туры килде. Безнең балалар кечкенәдән төрле милләт балалары белән дус булдылар. Елганың аргы ягыннан килеп укытычы булып эшләүче Маринаның кызы Лиза, Галя апаның кызы Настя һәм оныгыбыз Ләйсән бер-берсен нинди...

Табигатьнең иң матур бер почмагында, Мари иленнән агып килүче Илләт елгасы буенда урнашкан урманчылар бистәсе - Наратлыкта берничә ел яшәргә туры килде.

Безнең балалар кечкенәдән төрле милләт балалары белән дус булдылар. Елганың аргы ягыннан килеп укытычы булып эшләүче Маринаның кызы Лиза, Галя апаның кызы Настя һәм оныгыбыз Ләйсән бер-берсен нинди милләттән булуларын да белмичә уйнап үстеләр. Иң гаҗәпләндергәне шул булды: шушы өч кыз саф татарча дип әйтерлек "Туган тел" җырын җырлый башладылар. Беркем дә аларга бу җырны махсус өйрәтмәде бит, кайдан ишетеп, кемнән отып алганнардыр. Руста да, марида да андый җыр юк бугай, бу фәкать Ләйсән эше булгандыр, дибез. Кызлар кайбер сүзләрне үзләре дә сизмичә я мари телендә генә, я русча гына әйтәләр, ләкин төп тел безнеңчә, татарча була иде.
Бу өч милләт кызларының дуслыгы, монда яшәгән кешеләрнең электән дә аралашып, бер-берсенә булышып яшәүләреннән килгәндер. Алар печәнне дә өмәләшеп бергә чапканнар, утын хәзерләгәндә дә, йорт-җир, абзар-кураны да бергәләшеп төзегәннәр. Әниләре тәмле ризыклар пешереп балаларны кунак иткәннәр, үзләре дә сыйланганнар. Мин алар арасында тел аермалылыгы күрмәдем, ниндидер уртак телләре, гаилә телләре бар иде аларның. Мари әйтсә, татар да, рус та аңлап ала, рус йомышка керсә, берсүзсез булышалар, ә татар кызы аларны берләштерүче булып тора иде. Монда, кирәк икән марича да җыр­лап җибәрәләр, рус биюләренә дә аптырап тормыйлар, туган көннәр, кичәләр бергә уза иде.
Яши торгач, игътибар итә башладым: күп җирдә арадашчы рус теле икән. Кечкенәсе дә, зурысы да, татары да - барысы да белсә-белмәсә, вата-җимерә русча сөйләшергә тырыша. Бер уйлаганда русча белү кирәктер дә, шәһәргә барып эшкә урнашсаң яки укырга керсәң, бар җирдә дә шул рус теле кирәк. Ләкин, безнең табигать тавышы кебек җырлап торган аһәңле туган телебезне берсе белән дә алыштырып булмый. Ерактагы ата-бабаларыбыз үз ирекләрен яулап дауларда йөргәндә, әби-әниләребез без бишектә ятканда, туган телебездә җырлар җырлап, көйләр көйләгән. Г.Тукайлар, С.Хәкимнәр, М.Җәлилләр иҗат иткән туган телем бөтенләй башка, аңа тиңнәр юк. Тикмәгә генә мари Лизасы, рус Настясы Ләйсән телен үз итеп, арадашчы итеп кабул итмәгәннәрдер. Алар, сагынышып очрашкач та, уртак серләрен үзләре дә сизмәстән минем халкым телендә, татар телендә сөйләшеп китәләр бит. Югыйсә, алар байтактан кайсы Казанда, кайсы үзенең туган ягында яши инде. Минем туган телем бай һәм күәтле, тапкыр һәм үткен, эчтәлекле тел ул. Телебез бетсә, ул телнең иясе булган халкым да, милләтем дә югалачак. Шуның өчен дә туган телне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү безнең изге бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев