Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арча районында яшәүче ханымның фатир бурычлары өчен “Лада” машинасына арест салганнар

Ел башыннан Татарстан суд приставларына торак-коммуналь хезмәтләр өчен 42 мең бурычлының эше кергән. (Казан, 2 май, "Татар-информ"). 42 яшьлек Айван авылы кешесенең торак-коммуналь хезмәтләр өчен 22 мең сум бурычы җыелган. Шул сәбәпле пристав аның 2008 елгы 14нче моделле "Лада" автомобилен тартып алган. Бу хакта суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча...

Ел башыннан Татарстан суд приставларына торак-коммуналь хезмәтләр өчен 42 мең бурычлының эше кергән.

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). 42 яшьлек Айван авылы кешесенең торак-коммуналь хезмәтләр өчен 22 мең сум бурычы җыелган. Шул сәбәпле пристав аның 2008 елгы 14нче моделле "Лада" автомобилен тартып алган. Бу хакта суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңел автомобиль хуҗа ханымга җаваплы сакланышка калдырылган. Автога арест салынып, дүрт көн вакыт узганнан соң, гражданка суд приставлары бүлегенә килә һәм 10 мең сум бурычын түли. Калганын ул якын арада түләргә ышандыра.

Ел башыннан Татарстан суд приставларында торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы 42 мең кешенең эше булган. Бүгенге көнгә 9 мең очрак буенча эш ябылган, барлыгы 319,5 млн.сум күләмендә акча түләтелгән.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/02/139855/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев