Арчада - уртак исәп
Альфред Ваһапов җитәкчелегендәге волейболчылар командасы Арчага барып, иптәшләрчә очрашу уздырып кайтты.
- Педагогик көллият волейболчылары белән уйнадык. Безнең 2001-2002 елгы волейболчыларыбыз үзләрен бик өметле, тырыш спортчылар итеп күрсәттеләр, - ди тренер.
Сүз уңаеннан, ул үзе дә тренер буларак әле өч ай чамасы гына эшли. Шулай да, Мамадышта, Алексеевскида аның командалары яхшы уеннар күрсәтеп кайтты. Ә Арчадагы уенга килсәк, ул уртак исәпкә - 2:2гә төгәлләнгән. Волейболда андый исәп булмый бит, дияргә ашыкмагыз. Бердән, иптәшләрчә очрашу, икедән, соңга калабыз дип, ике як килешеп уенны туктатырга булганнар.
Ә тренерга һәм яшь волейболчыларга әйләнеп кайтсак, зур җиңүләр алдадыр әле дип өметләник. Ни дисәң дә Нәкыйп Мәгъсүмов шәкертләре бит алар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев