Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Артистлар гаиләсендә авыр югалту - "Әтнә таңы"

Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Шакирова әле узган елның август аенда гына 88 яшьлек әнисе Гөлмәрьямне югалткан булса, июнь башында 93 яшьлек әтисе Мәскүрне җирләп килгән. Җырчы бер-бер артлы якын кешеләрен югалтуны авыр кичергән. - Әти-әнием хөрмәткә лаеклы кешеләр иде. 66 ел бергә гомер кичерделәр. Бишебезгә дә ныклы тәрбия бирделәр. Бик...

Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Шакирова әле узган елның август аенда гына 88 яшьлек әнисе Гөлмәрьямне югалткан булса, июнь башында 93 яшьлек әтисе Мәскүрне җирләп килгән. Җырчы бер-бер артлы якын кешеләрен югалтуны авыр кичергән.

- Әти-әнием хөрмәткә лаеклы кешеләр иде. 66 ел бергә гомер кичерделәр. Бишебезгә дә ныклы тәрбия бирделәр. Бик кешелекле булдылар. Кешеләрне, тормышны яратып яшәргә өйрәттеләр. Шушы якты дөньяга тудырганнары өчен генә дә рәхмәтләрем чиксез. Ерак араларны якын итеп, һәрвакыт алар янында булырга тырыштым. Арабыздан әни киткәч, сәхнәгә чыгып җырлавы да авыр булды. Шул чакта тамашачыларым көч бирде, аларга рәхмәт. Эшләргә, төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм иттеләр. Әти-әниләрегез исән чакларында кадерләрен белегез. Җир астыннан юллар юк дигән сүзләр бик дөрес ул. Әти дә арабыздан киткәч, бөтенләй авыр булды, - диде Зөлфия Шакирова.

http://акчарлак-газета.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев