Артык тыйнаклык ул – кирәкме соң?
Тыйнаклык ул - иң матур сыйфат дип, Яшь чакларда кыю булмадык. Безне күзләп йөргән егетләрнең Күзенә дә карый алмадык. Тыйнакланып йөргән шул арада Юлны кисте кыю-чаялар. Әлегәчә бик төзәлеп бетми Тәүге сөю салган яралар. Тормыш - көрәш. Үз бәхете өчен Һәркем белгәненчә көрәшә. Бәхетнең дә зур өлешен язмыш Кыюларга гына...
Тыйнаклык ул - иң матур сыйфат дип,
Яшь чакларда кыю булмадык.
Безне күзләп йөргән егетләрнең
Күзенә дә карый алмадык.
Тыйнакланып йөргән шул арада
Юлны кисте кыю-чаялар.
Әлегәчә бик төзәлеп бетми
Тәүге сөю салган яралар.
Тормыш - көрәш. Үз бәхете өчен
Һәркем белгәненчә көрәшә.
Бәхетнең дә зур өлешен язмыш
Кыюларга гына өләшә.
Артык тыйнаклык ул - кирәкме соң?
Күпме кыюсызлар югалган.
Өндәгән булырмын кыюлыкка,
...Үзем генә андый булалмам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев