Ары дусларыбызга рәхмәт
Ары мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Кадимова һәм аның җәмәгате Фидаиль Кадимов турында белмәүчеләр сирәктер.
Яңа ел алдыннан безнең дә гадәти эш көнебезне яктыртты алар. Күз алдына китерегез: редакциягә фотоаппарат тотып Фидаиль Кадимов, аның артыннан Кыш бабай, Кар кызы булып киенгән Риалә Кадимова һәм ел символы Әтәч кереп килде. Әй куандык та соң... Биедек, шигырь сөйләдек, ә Кыш бабай капчыгыннан алып тәм-том өләште.
Монысы аларның газета белән хезмәттәшлек итүеннән бер эпизод кына. Сүз уңаеннан алдагы елларда да шулай котладылар. Бәйрәмме ул, яисә үзләренең күңелләре күтәренке буламы - шундук аннан башкаларга да өлеш чыгарырга тырышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев