Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арыда тәки уздырдылар - "Әтнә таңы"

Арыларның ухага чакырганын хәбәр иткән идек. Күңелдә азрак шик тә бар иде, кич белән авыл халкы килерме дип уйладым. Хәер, арылар инде. Алар үзгә камырдын, оештыручылары да, килүчеләре дә. Уйлыйлар да эшлиләр дә. Бер дигән итеп бәйрәм дә итәләр. Яшьләре йөрер инде аның, әбиләре дә актив. Сабантуйда капчык сугышына да...

Арыларның ухага чакырганын хәбәр иткән идек.

Күңелдә азрак шик тә бар иде, кич белән авыл халкы килерме дип уйладым. Хәер, арылар инде. Алар үзгә камырдын, оештыручылары да, килүчеләре дә. Уйлыйлар да эшлиләр дә. Бер дигән итеп бәйрәм дә итәләр. Яшьләре йөрер инде аның, әбиләре дә актив. Сабантуйда капчык сугышына да әбиләр чыга бу авылды, ашарга гына ничек килмәсеннәр ди.

"Җыйналдык, искиткеч бәйрәм ясадык үзебезгә. Тәмле ухадан авыз иттек.Фотолар алдамас. Уха бәйрәменең иң күңелле, мавыктыргыч мизгелләре фотоларда чагыла. Ел да саен безгә ярдәм кулларын сузган, безгә булышкан Җамалиев Әмир белән Гөлфаниягә, Гөлчәчәккә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.Безнең чакыруыбызны кабул итеп килгәннәре өчен авыл халкына, яшьләргә зур рәхмәт. Киләчәктәдә шушы матур йолаларны югалтмыйча сакласак иде...",- диләр әлеге чараны оештыручы мәдәният хезмәткәрләре, газетабызның актив хәбәрчеләре Райлә, Фидаил Кадимовлар.

Ф.Кадимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев