Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ӘЗЕРЛЕК СЫЗЫГЫНДА

"Авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләү уңышлы бара. Бу яктан "Ленин", "Тукай" хуҗалыкларын үрнәк итеп куярга була. Ә менә "Уңыш" һәм "Мәңгәр"гә тырышырга кирәк әле", - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Фидаил Сөнгатов.

Күптән түгел "Ленин"да булып, ремонт барышы хакында сораштым. "Без­дә ул Яңа елга кадәр үк төгәлләнде", - дип гаҗәпләндерделәр.

Авыл хуҗалыгы машиналарын көздән ремонтлап куюны районның төп үзенчәлеге дияргә була. Моның ни дәрәҗәдә отышлы булуы турында бер генә әйтелмәде инде. Нәтиҗәсе газетабыз битләрендә чагылып бара - чәчүне дә, урып-җыюны да республикада беренчеләрдән булып төгәллибез. Боларның авангардында "Ленин" хуҗалыгы тора дисәм дә ялгышмам. Шулай да:

- Быел соңгарак калдык әле - ремонтның төп өлешен декабрь ур­таларында гына тә­мам­ладык, - дип каршы алды хуҗалыкның авыл хуҗалыгы машиналары механигы Самат Латыпов. Сәбәбе шул - берара яңа мәдәният йортында да эшләгәннәр.

Белгеч белән бергә ремонт нәтиҗәләрен карап чыктык. Эшкә сентябрь аенда ук тотынганнар, бүгенге көндә 485 тырманың барысы да әзер. Елдагыча, төп игътибар "угол атаки"га юнәлдерелгән. Механик сүзләренә караганда, тырма җыюда аеруча Илфат Әскаров, Рүзәл Кадыйров, Дамир Биктимеров, Рафаэль Хөсәенов һәм Ришат Хәкимуллин зур тырышлык күрсәткәннәр. Соңгысы бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә. Гомумән, барысын да технология нигезендә башкарганнар. "Уңыш нигезе биредән үк башлана", - дип ремонт остаханәсенә өндәп, шаяртып та алдылар. Шулай диярлекләре бар, барысы да тырыш ир-егетләр.

- Беренче ел гына түгел, өстәвенә, эшне теләп, яратып башкаралар. Тимерчеләр - Хәмит Сәләхов һәм Равил Абдуллиннан тыш, эретеп ябыштыручы Радик Корбанов, ремонтчылар - Тәлгать Гарипов, Әнәс Хәкимҗанов, Насыйр Әхмәтҗанов бик яхшы эшләделәр, - ди белгеч. Шунда ук:

- Бу егетләрнең эшкә йөрү көннәре дә шактый: 26-27 көн тәшкил итә, - ди.

4 чәчкеч тә әзерлек сызыгында, берсе - ашлама кертә, янә берсе - үлән, калган икесе орлык чәчә. Болары, бәлки, язгы кыр эшләренә чыкмаслар да - "ХОРШ" өчен тулы комплектлы яңа агрегат кайтты. 4 агрегат - 28 данә каток та язгы кыр эшләренә әзер. Балтачтан алып кайтып яңа валларга кадәр куйганнар. Подшипникларын да алыштырганнар. Күбесен, мөмкин булганын үзләрендә ясыйлар, кырдыралар.

- "БДТ"ларны язын тагын бер карап чыгабыз әле. Ә ике "БДТМ" агрегаты әлегә яхшы хәлдә. 2 культиватор агрегатын да ремонтладык, чапкычларның ре­мень­нәрен салдырып, май­лап куйдык. Тагылма кораллары да, алар барысы 20 данә, эшкә әзер. Барлык агрегатларның да көпчәкләрен агартып, бүкәннәргә бастырып, әзерлек сызыгына куйдык, - диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев