Ашыгып, соңга калмыйк
Газетабызның икенче яртыеллыкка язылу тиражы бүгенге көнгә - 811. Чаң сугасы килә. Газетаның киләчәге һәрберебезгә бәйле! Уйланыйк әле...
Безнең әле мондый хәлдә калганыбыз юк иде. Район оешканнан бүгенге көнгә кадәр сезнең өчен, халык өчен хезмәт иткән газетаның киләчәге кыл өстендә бүген. Бәлки язылырлар, әле вакыт бар, эш чоры, бәясе арта дип бергә гомер иткән газетаны ничек ташлап булсын, көтик әле, шул халык өчен эшлибез бит, дип йөри торгач, санаулы көн үткән. Ни өчен бу хәлгә төштек әле? Шул хакта уйлаган көн. Әрсез заманага яраклашып булмады, мактана белмибез, үзебезне күрсәтеп өйрәнмәгән, теләнү дә, сорану да ят. "Бәллүр каләм" бәйгесенә ике ел рәттән газетаны керттек, ике ел рәттән беренче турны үтеп, номинант булып чыгабыз. "Газетагыз бик әйбәт, тик...", - диләр. Гадел яшәп өйрәнгәч, теләнеп бүләк тә алырга горурлык рөхсәт итми. Теләнеп газетага яздыртасы да килми, кабул итә алмыйбыз. Мәҗбүри кушканны да кабул итми күңел...
Үзгәрмәдек түгел, үзгәрдек. Яхшысы да, яманы да, кимчелеге дә бардыр. Теләсәк тә, теләмәсәк тә, замана үзенә яраклаштыра. Булышасы да килә, кимчелекләрне бетереп, халыкка яхшы да итәсе килә. Әтнәне дә күтәрәсе килә. Яза башлагач, мең кат «илибез», чөнки интернет газета бар, язсак, республика күтәреп алачак, адәм көлкесенә калырбыз кебек. Һәрберсенә якын килеп эшләргә тырышабыз. Өлгергән кадәр... без дә күп түгел. Сайты да бар. Читтә яшәүчеләребезнең гозерләрен дә үтәгән көн... Ташлап китеп тә була билгеле. Тик үзеңнән качып булмый, булганны саклау теләге зур. "Кәгазь газеталар бетәчәк", дип интернет-газета белән эшләргә өйрәтә башладылар. Монысын да куркып көтәбез, алай булыр күк түгел иде. Шул чорга якынаябыз, тиражыбыз - 811. Айдан аз вакыт бар газетага язылырга. Подписка бәясен дә без куймыйбыз, сезнең кебек без дә бәя артканга риза түгел.
Үзебездә казынып арыганнан соң язам бу мәкаләне. "Интернет газета җитә", - диючеләр күп. Аңлыйбыз, үзебез дә шулай укыйбыз, безнең хезмәт хакы да күпләп газетага язылырга җитми, иң элек "Әтнә таңы"на язылып куябыз. Аз булса да ярар, дию бу, югыйсә өтеренә кадәр истә кала. Сайттагы хәбәрләрне карыйсыздыр, "Соңгы вакытта нишләттегез аны, яңалыклар районныкы түгел", - дип сораучылар күбәя. Бу махсус эшләнә, чөнки тираж җыю бик авырайды, район хәлләре, проблемалы мәсьәләләрне моннан соң газетада гына укып булачак, сайтка кыска хәбәрләр генә куела. Өзеп куелган мәкаләләрне күрәсездер, дәвамы газетада гына булачак... - үпкәләмәгез, шулай эшләргә мәҗбүрбез.
Күңелдәге уйларны сез аңларсыз дип яздым, чөнки район газетасының киләчәге хакында сезнең белән генә сөйләшеп була. Чөнки, газета безнеке! Әле бар бүген...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев